Мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә

Республикада  күп бала тәрбияләүче 39780 гаилә, ул гаиләләрдә 126498 сабый яши. Дәүләт әлеге балаларга нинди ярдәм күрсәтә? Алар нинди шартларда яшиләр? Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетында әнә шул хакта сөйләштеләр. Комитет рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, республикада күпбалалы гаиләләргә җитәрлек ярдәм күрсәтелә.

–18 яшькәчә өч яки аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрдә алты яше тулмаган сабыйлар бар икән, андыйларга ай саен дару өчен акча бирелә. 2020 елда аның күләме бер балага айга 136 сум булды. Ишле гаиләләр торак алганда да дәүләт ярдәмен тоя. Андыйларга субсидия бирелә, – ди Светлана Захарова. – Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә җылылык, шәхси йортта яшәүчеләрнең  ягулык өчен тотылган акчасының 30 процентын кире кайтару мөмкинлеге бар.

Комитет рәисе республикадагы барлык ярдәмгә тукталды. Күпбалалы гаиләләргә юлда йөрү өчен ай саен 307 сум түләнгәнен дә әйтеп узды.  Бу гаиләләрдә яшәүче 18 яшен тутырган балалар исә шәһәр  транспортында  ташламалы  электрон карта куллана ала. Моның өчен  307 сум субсидия бирелә.

Очрашуда депутатлар да үз сорауларын  җиткерде.  Күпбалалы гаиләләргә бирелә торган җир участоклары белән кызыксынучылар булды. Тик әлеге мәсьәләне башка комитет хәл итә. Дару алыр өчен бирелә торган акчаның ни өчен 6 яшькә кадәр генә бирелүен дә ачыкламакчы иделәр. Светлана Захарова: «Шулай кабул ителгән. Юристлар белән сөйләшеп карарга кирәк. Бәлки, 7 яшькәчә үзгәртеп булыр», – диде. Тиешле ташламалардан барлык гаиләләр дә файдаланамы соң? Әлеге сорауга җавап кыска булды. «Мохтаҗ  кеше ярдәм сорый», – диделәр.

Комитет рәисе эшлисе эшләренә дә тукталып үтте.

– Фәкыйрьлек белән көрәшергә кирәк. Чынлап та, мохтаҗ кешеләргә бәлки ярдәм күләмен арттырырга кирәктер дип уйлыйм. Озакламый физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне техник чаралар белән тәэмин итүнең бердәм реестры эшли башлаячак, – диде ул.

Светлана Захарова балаларның ялларын үткәрү белән беррәттән өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырту турында да  депутатларның фикерен белде. Әлегә һәркем үз теләген белдерә ала. Декабрь ахырында тәкъдим-фикерләр сессиядә яңгыраячак.

Сүз уңаеннан, Татарстанда 5 балалы – 1080, 6 балалы – 262, 7 балалы – 64,  8 балалы –  21, 9 балалы – 10, 10 балалы – 3, 11 балалы 1 гаилә яши.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү