Чистайда – икмәк, Апаста сөт булачак

Татарстанда 12 яңа җитештерү комплексы барлыкка киләчәк. Президент Рөстәм Миңнеханов Инвестиция советының 2020 елга йомгаклау утырышын уздырды.

«Томо 2020» компаниясе дәүләт-шәхси партнерлык шартларында ДРКБ базасында нур терапиясе үзәген булдыруны күздә тота. «Зар Галерея» оешмасы Чаллыда «Рус ярминкәләре» дип аталган мәдәни-ял итү комплексы булдырырга тәкъдим итә. Шул ук Чаллыда «Дарлетто» ширкәте джемнар һәм кондитер әйберләре җитештерү буенча заводның икенче өлешен ачарга ниятли. Инвестиция советында катнашучылар Чаллыда проблемалы күпкатлы торак йортларны төзеп бетерү буенча ике проектны да тикшерде.
«Яшел Дача» компаниясе яшелчә һәм җиләк-җимешләрне төргәкләү һәм эшкәртү буенча җитештерү-склад комплексы төзергә планлаштыра. Ул Яшел Үзән районында урнашачак һәм 54 кешене эшле итәчәк. Шул ук районда «Транс Трейд» ТК» ширкәте пластик тәрәзәләр җитештерүне җайга салырга ниятли. Әлеге юнәлештә 11 ел эшләүче оешма 300 кешегә эш урыны булдырмакчы. «Йолдызлык» компаниясе дә Яшел Үзәнне сайлаган. Алар бу калада «Манзара-Молл» сәүдә үзәген төземәкче.
«Аммоний Агротехнологии» ширкәте Менделеевск районында игенчелек белән шөгыльләнергә җыена. «Апас сөт комбинаты» ярымкаты сырлар һәм сөт ризыклары җитештерүне җайга салмакчы. Яңа заводта елына 12,6 мең тонна әзер продукция җитештерергә ниятлиләр. Чистайда яңа элеватор төзү планлаштырыла. Проектны «Био-Агро» компанияләр төркеме тәкъдим итте. Моннан тыш, Чистайда 10 мең тонна икмәк сыешлы ашлык терминалын төзергә ниятлиләр.


Фикер өстәү