Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.
Бу юлы Татарстанда яшәүче 1951, 1941 һәм 1925 елда туган кешеләр вирус корбаны булган. Шулай итеп, республикада пандемия башланганнан алып 161 кеше үлгән.