Татарстанда җәмәгатьчелек урыннары өслекләрендә коронавирус тапмаганнар

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җәмгатьчелек урыннарында агымсудан һәм өслекләр өстеннән алынган меңнән артык үрнәкне тикшергәннәр, дип сөйләде ведомство җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина.

«Без әйләнә-тирәдә вирус һәм инфекция эпидмониторингын ясауны дәвам итәбез. Бүгенгә барлыгы 1074 үрнәк алынган. Аларның 114е агып торган судан һәм 960ы өслекләр өстеннән», — дип аңлатты спикер.

Любовь Авдонина яңа коронавирусның әйләнә-тирә мохит объектларыннан табылмавын әйтте. Тикшеренү нәтиҗәләре тискәре булган.


Фикер өстәү