Татарстанда 15 яшьлек самокатчы машина көпчәге астында калган

Кичә кичен Казанның Кол Гали урамында самокатта йөрүче 15 яшьлек үсмер иномарка көпчәге астында калган. Малайга табиб ярдәме таләп ителгән.

Бу хәл 6 сентябрьдә 17.25 сәгатьтә Кол Гали урамында булган. Шәһәр Дәүләт автомобиль инспекциясеннән хәбәр ителгәнчә, Volkswagen самокаттагы 15 яшьлек малайны бәрдергән. Машина рулендә 48 яшьлек ир-ат булган. Самокаттагы үсмернең юл аша тиешсез урыннан чыгып килеше булган.

Нәтиҗәдә үсмер җәрәхәтләнгән. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң малай өенә кайтарып җибәрелгән.


Фикер өстәү