Хезмәт министрлыгында 2024 елда хезмәт базарында кемнәргә ихтыяҗ зур булачагын әйттеләр

Алдагы елларда Татарстанның хезмәт базарында машина йөртүчеләр, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар, аш пешерүчеләр, кондитерлар, шәфкать туташлары, лаборантлар һәм тәрбиячеләргә ихтыяҗ зур булачак. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында 2024-2030 елларда кадрлар әзерләүдә төбәк икътисадының ихтыяҗларын фаразладылар.

«2024 елда гомуми ихтыяҗ 36,2 мең кеше тәшкил итә. Шул исәптән кадрларны тизләтелгән рәвештә әзерләү буенча – 7,5 мең, махсус һөнәри белем бирү системасында квалификацияле эшчеләр әзерләүдә – 11,5 мең, урта һөнәри белем бирү системасында урта звено белгечләрен әзерләүдә – 10,7 мең, югары белемле белгечләр буенча – 6,5 мең кеше», — дип хәбәр иттеләр ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

Ведомство машина йөртүчеләр, газ белән кисүчеләр, буяучылар, слесарьлар һ.б. белгечләрне тизләтелгән рәвештә әзерләүдәге ихтыяҗны фаразлый. Урта һөнәри белемгә ия квалификацияле эшчеләр арасында аппаратчылар, түбә ябучылар, машинист-кранчылар, көйләүчеләр, токарьлар һ.б. белгечләргә ихтыяҗ зур булачак. Урта һөнәри белемгә ия белгечләр арасында исә шәфкать туташлары, лаборантлар, тәрбиячеләр һ.б. кирәк.

Эш бирүчеләр технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру, ветеринария, мәгълүмати системалар һәм технологияләр, дәвалау эше, машина төзелеше, төзелеш, икътисад, химия технологияләре, программалы инженерия кебек юнәлешләр буенча югары белемле белгечләргә мохтаҗлык кичерә.

 


Фикер өстәү