Салым турында. Быел нинди яңалыклар бар?

Халыкка салым түләргә өндәгән хатлар килә башлады. Билгеле булганча, физик затларның кеременә салымны 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк. Югыйсә пеня исәпләячәкләр. Шунысын да искәртик: сукыр 1 тиен дә бурыч булып санала. Салым түләүгә бәйле сораулар турында Татарстан буенча 6 нчы номерлы районара салым инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы Рәмзия Мөхетдинова белән сөйләштек.

Салымны кемнәр түли?

Физик затларның кеременә салымны милекчеләр түли. Торак йорт, фатир, бүлмә, гараж, машина кую урыны, тәмамланмаган төзелеш объекты кебек күчемсез милеккә салым салына. Агымдагы елның 1 декабренә кадәр узган ел өчен хисап тотарга туры киләчәк. Салым күчемсез милекнең кадастр бәясенә бәйле. Тәгаен әйтсәк, ул кадастр бәясенең 0,1 процентын тәшкил итә. Балалар салым түләүдән азат ителми. Яңа туган сабыйга фатирдан өлеш бүлеп биргәнсез икән, димәк, милек рәсмиләштерүнең икенче елында аңа да салым органыннан «сәләм хаты» киләчәк. Балигъ булмаган балалар өчен исәп-хисапны әти-әниләр ясый. Салымны вакытында түләмәсәң, әҗәтнең – 20, ә моны белә торып та эшләмәү расланган очракта 40 проценты күләмендә штраф салырга мөмкиннәр. Моннан тыш, салым түләргә соңга калган һәр көн өчен Үзәк банкның рефинанслау ставкасының 1/300 өлеше күләмендә пеня исәпләнәчәк. Ул, бурычны каплаганчы, көн саен «тамып» торачак.

Салым түләүдән кемнәр азат ителә?

Иң беренче чиратта – пенсионерлар. Шулай ук, әлеге категориягә Советлар Союзы һәм Россия Геройлары, өч дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнүчеләр, I һәм II төркем инвалидлар, тумыштан инвалидлар, инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында һәм бүтән хәрби операцияләрдә катнашучылар һәм башкалар керә. Моның өчен кайбер шартлар үтәлергә тиеш. Мәсәлән, милек эшкуарлык өчен файдаланылмаска, аның кадастр бәясе 300 миллион сумнан артмаска тиеш. Ташлама милекнең һәр төре буенча салым түләүче үзе сайлап алган бер объектка карата гына кулланыла. Мәсәлән, пенсионерның ике фатиры, машинасы һәм гаражы бар икән, фатирларның берсе өчен салым түләргә туры киләчәк.  Күпбалалы гаиләләр дә милеккә салым түләүдә ташламага ия. Алар һәр бала өчен йортның – 7, фатирның 5 квадрат метр мәйданы өчен генә түли.

Ташламадан файдалану өчен, салым органына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Белгечләр, салым исәпләгәнче үк, кирәкле мәгълүматны үз чыганакларыннан белешәчәк.

Салым хаты килмәсә, нишләргә?

«Салым түләүченең шәхси кабинеты» булганнарга салым хәбәре электрон рәвештә җибәрелә. Шуңа күрә әлеге төр хезмәттән файдаланучыларга шәхси кабинетны тикшереп торырга кирәк. Бу елның 1 июленнән илдә яшәүчеләр электрон салым хәбәрен Дәүләт хезмәтләре порталы аша да алырга мөмкин. Шунысын да искәртик: салым хатын Дәүләт хезмәтләре порталына җибәрергә рөхсәт бирәсез икән, кәгазьдәгесе килүдән туктаячак.

Әгәр дә электрон хезмәтләрдән файдаланмыйсыз икән, салым хаты почта аша киләчәк. Әлеге хатларны милек хуҗаларына, түләү вакыты тәмамланганчы, бер ай алдан таратып бетерәчәкләр. Шуңа күрә һәркемнең салымнар белән танышу һәм исәп-хисап ясау өчен җитәрлек вакыты булачак. Салым күләме ташламалар һәм чигерүләрдән азрак яки 100 сумнан да кимрәк булса, кәгазь хат килми. Кәгазь хат килергә тиеш булып та, ул 1 ноябрьгә кадәр юк икән, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мондый уңайсызлыклар килеп чыкмасын, дисәгез, салым органнары электрон хезмәтләргә күчәргә киңәш итә. Салымнарны мобиль кушымта яки шәхси кабинет аша өйдән чыкмыйча да түләп була. Биредә үк теркәлгән күчемсез милек объектлары, транспорт чаралары турында мәгълүмат алырга, 3-НДФЛ формасы буенча декларация тутырырга  да мөмкин.

Салым түләүдә быел нинди яңалыклар бар?

Сизгәнсездер, быел шәхси кабинетта түләнергә тиешле салым күләме фатир, машина өчен аерым-аерым түгел, ә бер сумма булып килде. Эш шунда ки, 2023 елның 1 гыйнварыннан Бердәм салым счеты гамәлгә керде. Ул физик затларга салым түләүләре турында хәбәр җиткерүнең дә яңа формасын күздә тота. Хәзер барлык төр түләүләр берләштерелде. Тиешле акчаны бер тапкыр түлисең дә, бетте-китте.

Былтыр ил күләмендә җир кишәрлекләренең кадастр бәясен яңадан исәпләделәр. Алга таба бу җир салымы күләменә тәэсир итәргә мөмкин. Әмма әлеге төр түләү быел ук артып киләчәк дип куркасы юк. Җир салымы өчен бу елга «күчеш чоры» гамәлдә. Ягъни әгәр яңа кадастр бәясе буенча җир салымы күбрәк чыга икән, аны 2022 елгы күрсәткечләр буенча санаячаклар. Ә менә кимрәк чыкса, җир салымын азрак җибәрәчәкләр. Быел исә ил күләмендә корылмалар, тәмамланмаган төзелеш объектлары, биналар һәм бүлмәләрнең кадастр бәясе билгеләнәчәк. Шулай итеп, быелдан башлап, милекнең кадастр бәясе төбәкләрдә – дүрт елга бер тапкыр, ә федераль әһәмияттәге шәһәрләрдә ике елга бер тапкыр яңадан исәпләнәчәк.

Ике ел элек илдә яңа салым да барлыкка килде. Ул – банк кертемнәре һәм счетлардан алган керемгә салым. Әмма дәүләт гражданнарны 2021 һәм 2022 елларда алган керемнәргә салымнан азат итү турында карар кабул итте. Димәк, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча киләсе елда хисап тотарга туры киләчәк.

Милеккә салым чигерүен ничек кайтарырга?

Хезмәт хакыннан, керемнәрдән тотылып калган акчаның бер өлешен салым чигерүе буларак кире кайтарырга мөмкин. «Вычет» берничә төргә бүленә. Арада иң еш кулланыла торганы милеккә салым чигерүедер, мөгаен. Милек бәясенең ике миллион сумыннан «вычет» кайтарып була. Ягъни кеше милек өчен түләгән акчаның 260 мең сумын кире кайтара ала. Салым чигерүе еллык хезмәт хакыннан тотып калынган салым күләмендә түләнә. Калган сумма да янмый, ул киләсе елларга чигерелә. Милек «вычет»ына тиешле сумманы бер объекттан кайтарып бетермәсәң, аны икенчесеннән алырга да мөмкин. Әмма бу 2014 елның 1 гыйнварыннан соң тораклы булучыларга гына кагыла. Милекне моңа кадәр үк сатып алгансыз икән, сез салым чигерүенә гомер эчендә бер мәртәбә генә дәгъва кыла аласыз.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү