“Фаразлау” проекты җиңү яулаган

Татарстанда 16,5 мең эшсезгә 62 мең эш урыны туры килә. Эше бар, ә бил бөгергә теләмиләр. Татарстанның мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре моның сәбәпләре дә ачыклаган. Баксаң, эшлим дигән кешегә туры килерлек һөнәрләр юк икән.

Моның өчен заманга яраклы кадрлар әзерләү кирәк. Шул уңайдан Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы командасы “Демография” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Содействие занятости” дигән федераль проект ярдәме белән 18-20 ноябрь көннәрендә үткән “Мәшгульлек үзәкләренең трансформациясе” дигән программа буенча белемнәрен ныгыттылар.Укыту Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә узды.
Татарстан командасы халыкны эш белән тәэмин итү буенча проект тәкъдим итте. Алар республикадагы оешмаларга кирәкле кадрлар әзерләү системасын башкалар белән дә уртаклашты.

“Фаразлау” проектының максаты югары квалификацияле кадрларга кытлык кичерүче оешмаларны эшче куллар белән тәэмин итү. Әлеге бу системаны эшләтеп җибәрмәгән. Моның өчен Татарстан икътисадына яраклы кадрлар, белем бирү оешмаларында укучы студентларны да күзәтергә кирәк булачак. Әлеге проект нигезендә эш бирүче үзенең “шәхси бите” аша кадрларны сайлап алачак. Студентларны укыту дәүләт хисабыннан булачак.

Әлеге проектны эш бирүчеләр дәүләт хезмәтләре порталыннан таба алачак. Биредә “Лину” исемле тавыш белән ярдәм итүче дә булачак. Ул тәүлек буе сорауларга җавап бирер дип көтелә. Әлеге “Фаразлау” проекты эш белән генә тәэмин итеп калмас, киләчәктә мәктәп укучыларныа дөрес юнәлеш сайлауга да ярдәм итәчәк, ди белгечләр.

Татарстан командасы әлеге проекты яклап “Модернизация: “Фокус:Регион” номинациясендә җиңү яулаган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү