Әл-Шәйх Хуссам Мөхәммәд: «Пешкән кукуруз сатып, акча җыйдык»

Хуссам Мөхәммәд Татарстанга 1999 елда килә. Ливан университетында биология факультетының 1 курсын тәмамлагач, очраклы рәвештә бер белдерү күреп ала ул. Россиядә белем алу мөмкинлеге бар икән. Җитмәсә, уку бәясе дә арзан. Ул гына түгел, Ливанда табиб булыр өчен, башта биология факультетында укыйсы, аннан соң имтихан тапшырып, медицина юнәлешендә кабат белем алырга кирәк. Әти-әнисенең матди чыгымнарын киметү ниятеннән, Хуссам Татарстанга юл тота.

– Башта кайсы шәһәргә җибәрәселәрен белмәдем. Казанга эләгүемә бик сөендем. Бу шәһәр мине хәләл җефетем белән кавыштырды. Регина белән беренче курста укыганда ук бер парта арасында утырдык. Хәзер инде йөрәгебезне биреп эшләгән уртак эшебез бар. Икебез дә – теш табиблары, өйдә 4 балабыз үсә, – ди Хуссам.

Казанга күченгән вакытта җиңел булмаса да, Хуссам зарланмый. Киресенчә, тулай торакта яши башлауларын кызык итеп искә ала. «Бер катка бер бәдрәф, бер аш бүлмәсе булуын әле дә онытмадым», – ди. Студент елларындагы тормыш бик чыныктыра аны. Салкын кышны күреп тә исе китә. Бервакыт кышын кояшка алданып, яланбаш чыгып китәләр. Чатнама суык көн була ул. Читтән килгән студентларга кояш булгач, башкасы мөһим түгел. Әле ярый өшегән яшьләрне вакытында кисәтеп өлгерәләр.

Хуссамның Казанда яши башлавына 20 елдан артык вакыт узып киткән. Башта хастаханәләрдә эшләгән, аннары үз клиникасын ачкан. Дөрес, балачак хыялы хирург эше белән бәйле булган аның.

– «Табиб булсаң, мин сиңа матур кабинет ясап бирермен». Мин кечкенә вакытта әтием шулай дип әйтә иде.   Әнә шул сүзләр миңа көч өстәде. Хирург түгел, теш табибы булуымны сизми дә калдым. Үз клиникабызны ачар өчен, ислам дине буенча, безгә кредит алырга ярамый. Шуңа күрә туңдырма һәм пешкән кукуруз сатып, акча җыйдык, – ди ул.

Хуссам – күпбалалы гаиләдән. Алар барлыгы 16 туган икән.  Барысы белән дә аралашып, дус-тату яшиләр. Бертуганнары Кытай, Төркия, Мисырда яши.   Татарстанга килгәч, бездәге кунак кабул итү гаҗәпләндергән аны. Баксаң, Ливанда килгән кешене табын корып каршы алу гадәте юк икән. Кеше килү гаилә өчен үзе зур бәйрәм санала. Казанда исә һәркемне чәй өстәле әзерләп каршы алырга өйрәнгән Хуссам. Гаилә димәктән, чит ил егетен Регинаның әти-әнисе дә бик яратып, җылы кабул иткән. Сәбәбе дә бар. Регинаның апасы төрек егетенә кияүгә чыккан.

– Гаиләбездә ислам дине кушканча яшибез. Балалар төрле телләр белә. Берсен дә мәҗбүриләмибез. Үзләре өйрәнәләр. Мин дә, кирәк булгач, рус телендә сөйләшергә өйрәндем бит, – ди Хуссам. – Балаларымны рәхмәтле булырга өйрәтәм. Яшәгән җиребезне яратабыз. Биредә мин белем алдым, гаилә кордым, эшле булдым. Балаларым өчен җаным тыныч. Шуңа да бу җиргә рәхмәттән башка сүзем юк.


Фикер өстәү