Россиядә коронавирусның дүртенче дулкыны кимүгә таба бара

Россиядә коронавирусның дүртенче дулкыны кимүгә таба бара. Бу хакта ПЦР-тест нәтиҗәләре сөйли, дип хәбәр итә ДНКОМ молекуляр-генетик тикшеренүләр үзәге.

«Без физик затлар белән генә түгел, ә муниципаль заказ бирүчеләр белән дә эшлибез. Шуңа күрә эпидемиянең чәчәк аткан вакытында чакыруларның күбрәк булуын күрәбез. Дулкынның кимү баруының төп күрсәткече — ПЦР-анализларның гомуми саныннан алынган уңай нәтиҗәле пробалар саны», — дип «Коммерсантъ» лаборатория җитәкчесенең цитатасын китерә.

Белгеч мәгълүматларына караганда, узган атнада Росииядә 6% уңай проба ачыкланган булса, элегрәк әлеге күрсәткеч 11% булган.

«Статистикага карасак, хәзер иң куркыныч булган дүртенче дулкын кимү ягына таба бара дияргә була, ләкин бу без коронавирусны җиңдек дип уйларга сәбәп түгел», — диде молекуляр биолог, Мәскәү Дәүләт университеты фәнни хезмәткәре Сергей Харитонов.


Фикер өстәү