Төркиядә үлгән Айдар Якуповның җәсәден Татарстанга 24 ноябрь көнне кайтарырга тиешләр

Төркиядә батып үлгән «Сәләт» берләшмәсе лидерларының берсе һәм «Аргамак» лагере директоры Айдар Якуповның җәсәден Татарстанга 24 ноябрь — чәршәмбе көнне алып кайтачаклар.

Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Айдарның Төркиядә яшәүче туганы Азалия хәбәр итте. Айдар Якупов дуслары белән башта ике көн Истанбулда сәяхәт кылган, аннары Аланиядә туганнарында кунак булырга ниятләгәннәр. «Без аларны каршы алдык, кайтышлый егетләр матур урында су коенып алырга уйладылар», — дип язган Азалия Инстаграмдагы аккаунтында.

Ул кичә Айдарның җәсәден Төркиядән Россиягә кайтару процессын җайлап, документлар көйләп йөргәннәрен әйтте. Барлык чыгымнарны каплау өчен кирәкле суммада акча җыелган.

«Без бер-беребезне кадерләп яшәдек. Без бер гаилә кебек булдык. Безгә бик авыр. Бөтен дөнья белергә тиеш: без дөньяга бары тик изгелек кенә китергән, бик якты кешене югалттык. Айдар — мөселман илендә җомга намазы вакытында кристалл кебек чиста диңгездә батып үлгән диңгезче. Аның күңеле дә шундый ук чиста иде», — дигән Азалия.

Айдар Якупов әти-әнисе яши торган Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында җирләнәчәк.


Фикер өстәү