Спорт яңалыклары: Мозякинны куып тота алмаячак. Даниянең 2 егете дә шәп

«Ак барс» капитаны Данис Зарипов Казан командасы өчен 900 нче очрашуын уздырды. Ул гына да түгел, 40 яшьлек һөҗүмче «Торпедо»га каршы узган уенда нәтиҗәгә ирешеп, ил чемпионатларында иң күп алка керткән уенчылар исемлегендә икенче урынга чыкты.

Данис Зарипов Казанда 2001 елда уйный башлады. Казан командасы составында суперлигада – 412, ә КХЛда 488 очрашуда бозга чыкты. Россия чемпионы булды (2006 ел) һәм өч мәртәбә Гагарин Кубогы иясе булып танылды (2009, 2010, 2018). Бер команда өчен уйнаган матчлар саны буенча ул «Локомотив» сакчысы Сергей Жуков (959 очрашу) һәм «Металлург» сакчысы Евгений Бирюковтан (928) гына калыша. «Мондый күрсәткечләр теләсә кайсы уенчы өчен әһәмиятле. 900 очрашу – минем тырышлыгым, теләгем һәм тормышымдагы төп максатымның нәтиҗәсе», – ди Данис Зарипов.

«Ак барс» капитаны 429 алканың 290ын – «Ак барс»та, 124ен – «Металлург»та, 15ен исә «Мечел»да уйнаганда керткән. Шулай итеп, ул легендар Борис Михайловны (428) узып китте. Хәзер Данис Зарипов үзенең күптәнге дусты, быел җәй карьерасын тәмамлаган Сергей Мозякиннан гына калыша. Аның 556 алкасы бар. «Борис Михайловтан аны узып киткәнем өчен гафу үтенәм. Ә менә Сергей Мозякинны куып тоту мөмкин эш түгел. Үзем гаепле, димәк, аңа пасларны күп биргәнмен. Шулай да икенче урынга чыга алуым өчен бик сөенәм», – ди соңгы сезонын уздыручы һөҗүмче.

Даниянең ике егете дә шәп

«Сочи»га каршы узган очрашуда җиңү яулый алган «Рубин»ның бу матчта төп геройлары булып Дания уенчылары танылды. Өч очко Казан командасына премьер-лиганың беренче өлешен 8 нче урында тәмамларга мөмкинлек бирде.

15 нче турның соңгы очрашуында өстенлек күбрәк «Сочи» уенчылары ягында булды. Беренче тайм уртасында аларның алга чыгуы гаҗәп тә түгел. Әмма берничә минуттан ярымсакчы Оливер Абильдгор Казан командасы өчен беренче тубын кертте һәм исәпне тигезли алды. Дания футболчысы моның белән генә туктап калмады һәм икенче таймда, юк урында икенче кисәтүен алып, уен кырыннан куылды. Ә бит бу вакыйгага ике минут кала «Сочи» уенчысына да шундый ук җәза бирелгән иде. Нәтиҗәдә «Рубин»ның бер кешегә күбрәк уйнау өстенлеге юкка чыкты. Әмма Казан командасында Даниядән килгән тагын бер уенчы бар. 79 нчы минутта Андрес Дрейер озак итеп аяк киемен алмаштырды, ә ике минуттан командасына җиңү китергән тупны кертте. Бу аның – «Рубин»дагы бишенче голы. Алтынчысы да булырга мөмкин иде. Әмма хөкемдар матчның соңгы минутында кергән тупны санамады.


Фикер өстәү