Рәхмәт әйтеп китте. «Ак барс» капитаны Данис Зарипов карьерасын тәмамлады

Үзе китте, тәҗрибәсе калды. Моңа кадәр «әле уйнап туймадым», «туктарга җыенмыйм» дип кабатларга яраткан, КХЛдагы иң исемлеләрнең берсе саналган хоккейчы профессиональ карьерасын тәмамлавы турында хәбәр итте. Шулай итеп, «Ак барс» 41 яшьлек капитаны, 25 саны астында легендага әйләнгән уенчысы Данис Зарипов белән саубуллашты.

Хоккейчының плей-офф сызыгына якынлашкан мәлдә мондый карар кабул итүе күпләр өчен көтелмәгән булгандыр. Легендар спортчы исә клуб һәм җанатарлар белән вакытын туры китереп саубуллашты: үткән атнада «Ак барс» үз бозында «Металлург» командасын кабул итте. Белгәнегезчә, Данис өчен бу командаларның берсе дә чит түгел. Мәгълүм булганча, Данис Зарипов – «Ак барс» белән Гагарин Кубогын өч, «Металлург» командасы составында ике тапкыр откан шәхес. Әлегә КХЛда аның рекордын кабатлаган спортчы юк.

Тыйнак хушлашу

Билгеле, мондый легендалар белән саубуллашуны купшырак оештырырга да мөмкин иде. Хәтерләсәгез, 2014 елда «Ак барс» өчен шулай ук кадерле булган уенчыларның берсен – Алексей Морозовны Сочида «Беренче канал» кубогына ярышлар вакытында зурлап озатканнар иде. Бер елдан соң уенчы, Казанда хәйрия матчында катнашып, Татарстан җанатарлары белән саубуллашты.

Данис Зарипов та шул юлдан атлыймы? Капитан тыйнак кына саубуллашуны  хуплавын әйтте. Әлегә.

– Кире уйларга, саубуллашуны башкачарак оештырырга кирәк дип үгетләүчеләр булды. Әзерләнергә вакытыбыз булмаса да, мин мондый матчны уздырып, карьерамны тәмамлау турында игълан итәргә әзер идем, – диде спортчы соңрак. – Озатуны матур кәгазьгә төреп бирмәдек. Ләкин ул булды. Моның дәлиле – берәүнең дә трибунадан чыгып китмәве. Барысы да яхшы үтте, моннан да яхшырак була алыр иде дип уйламыйм.

«Китәргә вакыт җитте» дигән карарга ничек килүен дә сөйләде Зарипов. Баксаң, командага нәтиҗә китерердәй уенчы булмавын хоккейчы үзе дә таный икән инде. Данис өчен быелгы сезонны уңышлы булды дип әйтеп булмыйдыр да. Спортчы ноябрь аеннан бирле «барслар» белән бозга чыкмаган иде инде. Дөрес, ул спорттан һәм клуб тормышыннан читтә торды дип әйтеп булмый. Җанатарлар белән очрашуларга йөрде, Хоккей академиясенә йөрүче балалар белән күреште, Мәскәүдә кәшәкә сукты, «Алтын алка» матчында балалар белән матч үткәрде.

– Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була. Мин инде үземнең нәтиҗә китерердәй хәлдә түгеллегемне аңладым. Күпме генә сузсам да, яшь барган саен, сәламәтлек тә үзен сиздерә. «Данис, булды, тукта», – дидем. Соңгы елларда «Кайчанга кадәр уйнаячаксың?» дигән сорауларны еш ишеттем. Һәм мондый сорауларга: «Бозда файдасыз булуымны, командага җиңәргә ярдәм итә алмавымны аңлаганчы», – дип җавап бирә идем. Бүген менә шундый көн инде.

Карьерасын матур ноктада, исемнәр, титуллар белән, халык мәхәббәтен яулап төгәлләсә дә, соңгы матчы уңыш китермәде Даниска. Беренче периодта да легенда әллә ни актив булмады. Бу кичтә ул нибары 5 минут 21 секундка бозга чыгып керде. Ике команда арасындагы ярышны күбрәк эскәмиядән күзәтте. Өченче период башында (бу вакытта инде исәп көндәшләр файдасына 2:4 иде) спорт аренасына җыелган халык бу уенның Данис Зарипов өчен соңгысы булуын ишетте. Данис, эскәмиядән торып, бозга чыкты. Җанатарларга рәхмәт әйтте. Магнитогорск командасының баш тренеры белән кочаклашты. Боздагы иптәшләре белән күреште дә яңадан эскәмиягә кереп утырды. Инде бу юлы трибунадагы халыкны да, уенчының үзен дә моңсулык биләде.

«Егетләр янында булачакмын!»

Бу кичтә көндәшләр өстен чыгып, «Ак барс»ны 6:3 исәбе белән җиңде. Уен беткәч, Данис Зарипов, бозга чыгып, сүз алды. Бозга чыккач, уенчы да хисләрен тыймады. Җанатарлар да. Купшы, алдан хәстәрен күргән озатуларга караганда әнә шундый ихласлары кадерлерәк булуның бер дәлиле инде бу.

– Бүген безнең стадионның шулай тулы булуына мин бик шат. Карьерамның шундый тулы трибуналарда узуы миңа бик ошый. Миңа ышанган барлык җанатарларга рәхмәт әйтәсем килә. Шулай ук боздагы партнерларыма да рәхмәт. «Металлург» һәм «Ак барс» тренерлары штабына рәхмәтлемен. Әлбәттә, үз гаиләмә, «Ак барс» клубы җитәкчелегенә һәм Татарстан Рәисенә ышанычы өчен рәхмәт! – диде Данис Зарипов. – «Ак барс» әле плей-оффта үзен күрсәтәчәк. Мин янәшә булачакмын!

Командадагы егетләр дә бу көнне экс-капитаннарына матур сүзләрне мулдан өләште. Артем Лукоянов дуслык өчен дә, бергә үткәргән сезоннар өчен дә рәхмәтле булуын әйтте. Илья Сафонов легенда белән бер өчлектә уйнавы белән горурлануын белдерде. Дмитрий Кагарлицкий аны кеше буларак та, спортчы буларак та легенда дип атады.

Китсә дә, өметләндереп китте бит әле Данис. Легендар хоккейчы рәсми төстә бозга башка чыкмавын әйтсә дә, команда белән калачак. «Егетләр янында булачакмын. Аларга үз тәҗрибәмне тапашырасым килә. Ул алда торган катлаулы юлны үтәргә булышыр, дип өметләнәм», – диде элеккеге капитан журналистлар белән очрашу вакытында. Без дә өметләнәбез, Данис!

Зиннәтулла Билалетдинов, «Ак барс» хоккей клубы баш тренеры:

Данисны җиңү белән куандырасы килгән иде, барып чыкмады. Безнең команда өчен шактый еллар чыгыш ясаган уенчыга рәхмәт әйтәсем килә. Ул – легенда. Татарстан өчен дә, ил өчен дә күп хезмәт куйган кеше. Мин аны 2004 елдан, «Ак барс»ка килгән чорымнан ук хәтерлим. Нинди иде, кем булды! Ул үзен бу дәрәҗәгә күтәрә алды. Мин егетләргә гел әйтәм: хоккей – бер нәрсә, тормыш та бар бит әле. Хоккейдагы бәхетле еллар көннәрдән беркөнне тәмамланырга да мөмкин. Ә тормыш дәвам итә. Тормышта яхшы кеше булырга, балалар үстерергә, үрнәк булырга кирәк. Бу бик мөһим. Даниска да шул теләк. Рәхмәт аңа!

Илья Воробьев, «Металлург» хоккей клубы баш тренеры:

2013 елда, Зариповның безгә күчүе турында карар кабул ителгәндә, клуб президенты миннән бу уенчы турында фикерләремне сорашты. «Ул ничек җиңәргә икәнен дә белә, җиңә дә. Андый уенчылар аз», – дидем. Данисның карьерасы искиткеч иде. Бергә эшләгән еллар һәм җиңүләр өчен аңа рәхмәт әйтәсем килә.

Чулпан Гарифуллина

Фото: https://www.ak-bars.ru/


Фикер өстәү