«Сәләт» берләшәмәсе лидеры Төркиядә һәлак булган

«Сәләт» берләшмәсе лидерларының берсе һәм «Аргамак» лагере директоры Айдар Якупов Төркиядә ял вакытында батып үлгән.

Айдарның дусты Тимур Назаров үзенең Instagram-аккаунтында язуынча, алар бергә ял иткән. Фаҗига 19 ноябрь көнне Газипаша аэропорты янында булган.

Тимур Назаров сүзләренчә, диңгездә бик көчле дулкын чыккан. Айдар Якупов шуның эчендә кала, үзләре аңа ярдәм итә алмый. Әмма бер балыкчы, бата башлаган Айдар янына килеп, аны катерга өстерәп кертә алган. Якындагы пристаньдә катерны ашыгыч ярдәм каретасы каршы алса да, Айдарны коткарып кала алмыйлар.

Хәзерге вакытта Айдар Якуповның гаиләсе һәм дуслары аның гәүдәсен Россиягә алып кайту өчен тырыша.


Фикер өстәү