Белгеч «омикрон»ның кеше организмына күзләр аша керә алуын әйтте

Конъюнктивит белән коронавирусның омикрон-штаммы арасында бәйләнеш булуы ачыкланган. Инфекциянең кеше организмына күзләр аша да эләгә алуы турында «ДНКОМ» молекуляр-генетик тикшеренүләр фәнни үзәгенә нигез салучы һәм аның генераль директоры Андрей Исаев белдерде.

«Шәхси күзәтүләрем буенча, октябрь аенда „дельта“ белән авырып, гыйнварда кабат коронавирус кичергән пациентлар бар. Мөгаен, бу нәкъ менә „омикрон“ булгандыр», — ди ул ТАССка биргән интервьюсында.

Коронавирусның яңа штаммының төп билгеләреннән берсе — күзнең лайлалы катламы ялкынсыну. Бу баш авырту, томау төшү белән бергә уза, ди белгеч.

Шул ук вакытта «дельта» һәм «омикрон» билгеләре тиешенчә тикшерелмәгән дип саный эксперт.

Алдарак Бангладеш тикшеренүчеләре «омикрон» белән авыручы пациентларның 70 проценттан артыграгында томау күзәтелә дигән нәтиҗәгә килгәннәр иде.


Фикер өстәү