Россиядә коронавирусның тагын да хәтәррәк AY.4.2 штаммы таралган

Белгечләр фикеренчә, инфекциянең яңа төре чирне тагын да ныграк көчәйтергә мөмкин.

Россиядә “Дельта” штаммының AY.4.2 төрен йоктыру очраклары теркәлә башлаган. Бу хакта “РИА Новости” “Ропотребнадзор”ның Эпмидемиология фәнни-тикшеренү институты белгече Камил Хафизов сүзләренә таянып яза.

“Россиядә Дельта”ның AY.4.2 вариантын йоктыру очраклары теркәлә башлады. Кайбер даирәләрдә яңа штамм “Дельта плюс” дип атап йөртелә. Әмма моңа кадәр дә шушы исемдәге штамм бар иде. Шуңа күрә хәзер штаммнар җәһәтеннән берникадәр булалчыклык килеп чыкты”, – дигән ул.

Белгеч әйтүенчә, коронавирусның яңа мутациясе бик нык таралырга мөмкин. Аның ни дәрәҗәдә йогышлы булуы билгеләнмәгән әле. Шулай да штаммның “Дельта”дан 10-15 процентка йогышлырак булып чыгу ихтималы күздә тотыла.

Шул ук вакытта Хафизовның ышандырып әйтүенчә, Россиядә кулланылып килүче вакциналар AY.4.2 штаммына да каршы тора ала.


Фикер өстәү