Камил хәзрәт Сәмигуллин: Халык санын алу милләтебез өчен бик мөһим һәм без моңа җаваплы карарга тиешбез

Бүген Диния Нәзарәте җитәкчелеге халык санын алуда катнашу өчен Татарстан буенча дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең төбәк органы белгечләре белән очрашты. Бу хакта dumrt.ru хәбәр итә. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, Нәзарәтнең финанс директоры Азат Сабиров переписчикларның сорауларына җавап бирде.

Әлеге вакыйгада катнашуның мөһим булуын аңлатып, Камил хәзрәт журналистларның сорауларына җавап бирде, дин кардәшләребезне халык санын алуда актив катнашырга чакырды, чараның аеруча милләтебез өчен мөһим булуын искәртте. Ул Коръәннән аятьләр китереп, милли-дини үзенчәлекләрне сакларга кирәклек турында сөйләде. “Халык санын алу милләтебез өчен бик мөһим һәм без моңа җаваплы карарга тиешбез. Аллаһы Тәгалә безне төрле халыклар итеп юкка чыксын өчен түгел, ә бер-берсен өйрәнсеннәр өчен бар кылган”, – диде ул.


Фикер өстәү