Ковид белән авыручыларның барысында да диярлек “Дельта” штаммы табылуын әйткәннәр

Россиядә коронавирусның “Дельта” штаммы җәй аеннан калган барлык штаммнарны кысрыклап чыгарган. Бу хакта “РИА Новости” Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни-тикшеренү институты галиме Камил Хафизов сүзләренә таянып яза.

“Россиядә “Дельта” штаммы быел апрель ае тирәләрендә пәйда булды һәм инде җәй урталарында ук илдә төп штаммга әйләнде. “Дельта” ике ай эчендә калган барлык штаммнарны кысрыклап чыгарды. Инде менә август аеннан безнең тикшеренүләр анализларның 100 процентында диярлек вирусның нәкъ менә шушы варианты табылуын күрсәтә”, – дигән Хафизов.
Аның әйтүенчә, калган штаммнар “Дельта”га каршы тора алмый, күрәсең. Мәсәлән еш кына өлкән яшьтәгеләрнең үлеменә китерүче “Йота” штаммы (беренче тапкыр узган елның көзендә ачыклаган) “тамыр җәя” алмаган.
Моннан тыш, галим билгеләп үткәнчә, Көньяк Америкада яңа – “Мю” штаммы очраклары арту күзәтелә. Әмма ул әлегә берничә процент кына тәшкил итә. Шуңа күрә аның “Дельта”га караганда йогышлырак һәм хәтәррәк булуы турында сөйләргә иртәрәк. Хафизов әйтүенчә, “Мю” штаммы июль аенда АКШта 1,5 процентка җиткән, әмма соңыннанрак, “Дельта”га “юл биреп”, бөтенләй диярлек юкка чыккан.


Фикер өстәү