Россиядә Конго-Кырым геморрагик бизгәгенең яңа штаммын тапканнар

Россия белгечләре илнең көньягында Конго-Кырым геморрагик бизгәгенең яңа штаммына тап булган. Бу хакта “РИА Новости” Сеченов университетының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

“Россиянең көньягында Конго-Кырым геморрагик бизгәге вирусының яңа штаммы ачыкланды. Тикшеренүдә Сеченов университеты (Мәскәү), Роспотребнадзорның Ставропольдәге чумага каршы институты, Пастер исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты (Санкт-Петербург) һәм Роспотребнадзорның Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты (Мәскәү) хезмәткәрләре катнашты”, – диелә хәбәрдә.
Университетта аныклап үтелгәнчә, әлеге чир Африканың кайбер илләрендә, Балканда, Якын Көнчыгышта, Азиядә таралган. Вирус шулай ук Россиянең Европа өлешендәге көньяк төбәкләрендә дә очраштыргалый.


Фикер өстәү