Майда коронавирус йоктыручылар саны артачак

Россиядә коронавирус инфекциясе китереп чыгарган авырулар майның икенче яртысында – бәйрәм ялларыннан соң күтәрелергә мөмкин. Мондый фикерне «ДНКОМ» молекуляр-генетик тикшеренүләр фәнни үзәгенә нигез салучы һәм генераль директоры Андрей Исаев әйтте, дип яза ТАСС.

«Коронавирусның яңа дулкыны башка илләрдә ничек таралуына карап, Россиядә авырулар санының артуы майның икенче яртысына, ягъни бәйрәм ялларыннан соңгы чорга туры киләчәк.  Ялларда кешеләр активрак күчеп йөриячәк һәм төрле кешеләр белән аралашачак», –  ди белгеч.

Галим сүзләренчә, хәзер коронавируслыларның иң күп очраклары Кытайда, Гонконгта, Кореяда, Австралия һәм Яңа Зеландиядә күзәтелә. Анда «омикрон»ның – BA.4 һәм BA.5 яңа вариантлары теркәлгән. «Әлегә бу штаммнарның берсе дә рәсми рәвештә Россиядә табылмады», –  дигән Исаев.

 


Фикер өстәү