Россиядә коронавирус очракларының 99 проценттан артыгы — «омикрон» штаммы. Шуңа күрә «дельта» штаммы бөтенләй юкка чыгарга мөмкин, дип белдергән РИА Новостига Роспотребнадзор фәнни-тикшеренү институтының генераль инженерия һәм биотехнология фәнни төркеме җитәкчесе Анна Черкашина.
«Хәзерге вакытта коронавирус очракларының 99 проценттан артыгы омикронга туры килә… теоретик яктан „дельта“ штамм юкка чыгарга мөмкин», — диде Черкашина.
Ул билгеләп үткәнчә, коронавирусның Ухань шәһәрендә чыккан башлангыч вариантының хәзер очраганы юк. Коронавирусның яңа куркыныч варианты әлегә ачыкланмаган.