Галимнәр Россиядә коронавирусның яңа төрен ачыклаган — «русский дельтакрон»

Петербургта узган тикшеренүләрдә коронавирусның яңа төре ачыкланган, ул әлегә башка илләрдә «күренмәгән» — «омикрон» һәм «дельта» гибриды.

Тикшеренүчеләр Россиядә коронавирусның яңа вариантын ачыклаган, ул «омикрон» һәм «дельта» штаммнары гибридыннан гыйбарәт. «Россия дельтакроны» куркынычын әле өйрәнәсе бар,-дип сөйләгән РБКга Америка галим-генетигы Дмитрий Прусс.

«Дельта» коронавирусының штаммы беренче тапкыр Һиндстанда, 2020 ел ахырында табыла һәм күпмедер вакыт дөньяның күпчелек илләрендә өстенлек итә. Әмма 2021 елда аны Көньяк Африкада беренче тапкыр ачыкланган «омикрон» төре  тизрәк таралар башлады. Нәтиҗәдә, нәкъ менә шушы штамм, артык зарарлы булып танылды. Июнь аенда Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, авыручыларның 98,3%«омикрон» белән зарарланганы ачыклана.

 


Фикер өстәү