«Омикрон» пандемияне туктату өчен ясалма рәвештә уйлап табылган булырга мөмкин

Коронавирус инфекциясенең омикрон-штаммын кешеләр пандемияне туктату өчен ясалма рәвештә уйлап чыгарган булырга мөмкин. Россия Фәннәр академиясенең Энгельгардт исемендәге Молекуляр биология институтының күзәнәкләрне пролиферацияләү лабораториясе мөдире Петр Чумаков «Радио России» эфирында шундый фикерен белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ул ачыклык керткәнчә, яңа штаммда коронавирусның моннан алдагы вариантларының барлык мутацияләре дә тупланган, шул ук вакытта анда «өч аминокислотадан торган өлеш» тә бар, ә алар табигый юл белән барлыкка килә алмый.

Чумаков фикеренчә, шунлыктан «бик нык көчсезләндерелгән штамм» барлыкка килгән. «Омикрон» «дельта»га караганда тизрәк таралуга да карамастан, бүгенге көндә аның җитди нәтиҗәләре әле ачыкланмаган, ди галим.

««Омикрон» бик тиз тарала һәм җиңел формада уза торган штамм дигән фикер кала. Бу бик яхшы», — дип искәртте Чумаков.

Financial Times газетасы элегрәк коронавирусның омикрон-штаммы барлыкка килү теорияләренә күзәтү ясаган иде. Бер төркем галимнәр әлеге штамм хроник авырулардан интеккән кеше организмындагы мутацияләр нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин дип раслый, икенчеләре исә «омикрон»ның барлыкка килүенә вируска каршы эксперименталь препарат йогынты ясаган дигән фикерне алга сөрә.


Фикер өстәү