Түбән Кама ишегалларында бәйрәм ярминкәсе оештыралар

Түбән Каманың иҗтимагый территориаль үзидарә советлары ишегалларында бәйрәм атмосферасы тудыру эшен башлап җибәргән. Аларга йортларның өлкән вәкаләтле вәкилләре һәм ишегалды йортларында яшәүчеләр ярдәм итә.

Башка еллардан аермалы буларак, быел ишегалды мәйданчыкларында зур булмаган бәйрәм ярминкәләре оештыру ниятләнгән. Әлеге чарага шәһәрнең «ЭкоАгроПарк»ы да кушыла. Ярминкәдә ит һәм сөт продукциясе сатылачак.
Барлыгы шундый 23 мәйданчык планлаштырылган. Бер уңайдан шуны да әйтеп китик, һәр елдагыча, “Иң матур бәйрәм ишегалды” бәйгесе уздырыла. Шуның кысаларында, “Яңа ел гаиләсе”н ачыклыйлар.


Фикер өстәү