Территориаль иҗтимагый үзидарәләрне бүләкләделәр

Казанда Татарстанның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәләрен ачыкладылар. Быел бәйгегә 171 гариза тапшырылган булган. Бүләкләнүчеләр арасында шәһәр округлары, 60 мең һәм аннан күбрәк халкы булган шәһәрләрдә, һәм авыл, бистәләрдә урнашкан территориаль үзидарәләр бар иде. Беренче һәм бишенче урын алучыларга 50 млн сум күләмендә 120 грант тапшырылды.

«Татарстан муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әйтүенчә, территориаль иҗтимагый үзидарәләр урындагы мәсьәләләрне, халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга ярдәм итәләр.

– Бу яктан караганда, безнең бурычлар уртак. Муниципаль берәмлекләр советы да, районнардагы хөкүмәт органнары да барлыкка килгән мәсьәләләрне хәл итә, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге оешмалар елдан-ел үсеш ала, яңалары өстәлә. Бүген республикада 428 территориаль иҗтимагый үзидарә эшли. Узган ел 391 булган. Бер ел эчендә алар 17 меңнән артык чаралар уздырган. Монда спорт, мәдәни, социаль, төзекләндерү һәм яшелләндерү чаралары керә.

– Җиде ел эчендә бәйгедә 740 җиңүне ачыкладык. Бишенче урын алучылар – 160 мең сум, беренче урынга чыгучылар 665 мең сум күләмендә акча белән бүләкләнделәр. Иң мөһиме, бу акча территория, парк, скверларны төзекләндерүгә, бәйрәмнәр үткәрүгә, бүләкләр сатып алуга һәм башка кирәк-яракларга тотылачак, – диде ул.

Чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Президентның Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов та катнашты. Аның сүзләре буенча, соңгы елларда территориаль иҗтимагый үзидарәләр халыкны оештыру белән нәтиҗәле шөгыльләнүче органнарга әйләнде.

– Сез, хөрмәтле хезмәттәшләр, халык белән эшләүдә безнең ышанычлы ярдәмчелләребез булып торасыз. Коронавирус пандемиясе вакытында волонтерлык хәрәкәтендә дә актив катнаштыгыз. Авырлыкларга карамастан, җирле үзидарә территорияләренә булган игътибар кимеми, – диде Илнур Гарипов.

Җиңүчеләр арасында Кама Тамагы районының Балтач авылы да бар. Бүләкне җирлек башлыгы Динар Мөхәммәдуллинга тапшырдылар. Аларның территориаль иҗтимагый үзидарәләре икенче урынга лаек дип табылып, 500 мең сум акча белән бүләкләнде.

– Бу – безнең өчен зур куаныч. Берничә ел дәвамында башкарылган хезмәтебезнең нәтиҗәсе, – дип бәяләде ул җиңүләрен.

Җирлек башлыгы бүләкнең 45 меңе үзидарәдә эшләүче кешеләргә хезмәт хакы буларак түләнәчәген әйтте. Калганын авыл эчендәге эшләрне башкарырга тотарга исәплиләр.

– Беренче чиратта, халык соравы буенча, салкын көннәрдә зиратта җир казырга махсус җайланма алырбыз дип уйлыйбыз. Икенчедән, авылдагы үләннәрне чабар өчен чапкыч алмакчы булабыз. 2019 елда грант отып, трактор алган идек инде. Калган акчаны чокыр-чакырларга таш түшәргә һәм күлне ташлар белән ныгыту өчен тотмакчы булабыз, – диде Динар Мөхәммәдуллин.

Авыл советы башлыгы әйтүенчә, иҗтимагый үзидарәләр – аларның уң куллары.

– Алар безнең белән кулга-кул тотынышып эшли. Без – аларга, алар безгә ярдәм итә. Хезмәт хакы түләнмәсә дә, авыл тормышында актив катнашалар. Ничек кенә булмасын, алардан башка бик авыр булыр иде. Бу хәтта безнеке кебек кечкенә авылларда да сизелә,  – диде ул.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү