Авыл халкы нинди грантларга өметләнә ала?

Иш янына куш өстәлсә, тагын да күңеллерәк. Төрле программаларда катнашып, ярдәм ала алган авыл халкы әнә шулай ди. Моңа кадәр уңышлы эшләп килгән программаларга быел яңалары да өстәлде. Әйтик, Татарстанда эшләрен яңа гына башлаган кооперативларга грантлар бирүне яңарттылар, ат тотучыларга ярдәм чараларын киңәйттеләр һәм чеби алучыларга субсидияләрне кайтардылар. Шәхси хуҗалыклар һәм үз эшен булдырырга алынган яшь фермерлар тагын нинди ярдәмгә өметләнә ала?      

Шәхси хуҗалыкларга ярдәм

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов әйтүенчә, Татарстан казнасыннан иң зур ярдәм шәхси хуҗалыкларга бирелә. Чөнки нәкъ менә алар авыл хуҗалыгы продукциясенең 32 процентыннан артыграгын җитештерә.

Беренчедән, сөтчелек тармагын үстерү өчен халыкка мини-фермалар төзүгә субсидияләр бирелә. Абзар салыр өчен, сигез сыер асраучылар – 600 мең сум, биш сыер тотучылар 300 мең сум ярдәмгә өметләнә ала. Субсидия алуның төп шарты – биш ел дәвамында терлекләрнең баш саннарын киметмәү.

Икенчедән, сатыла торган токымлы терлек алу өчен субсидия. Бәйгедә җиңүчеләргә сатыла торган нәселле таналар сатып алуга –  60, бер тапкыр бозаулаган яшь сыерлар сатып алуга 70 мең сум күләмендә акча бирелә.

Өченчедән, сыер асраучыларга ел саен 2–4 мең сум күләмендә акча бирелә. Әлеге ярдәм – халык арасында иң популярыдыр, ахры. Абзарында сыеры булган һәр кеше бу ярдәме алырга тырыша. Быел да аны 35 меңнән артык кеше алган. Әлеге максатларга 350 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Дүртенче ярдәм ат асраучыларга кагыла. 3 яшьтән зуррак һәр атка 5 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Яңалык буларак, быелдан бер хуҗалыктагы атларның баш саннарына чикләү бетерелде. Әлеге ярдәмне алыр өчен, маллар шәхси ярдәмче хуҗалыкларны теркәү кенәгәсендә күрсәтелгән булырга тиеш.

Бишенчедән, быел 1 апрельднән 1 июльгә кадәр сатып алынган яшь кош-корт өчен субсия бирү яңартылды. Алынган һәр үрдәк һәм каз бәбкәсе өчен хуҗалыклар – 200 сум, ә бройлер чебие өчен 100 сум күләмендә акча алды.

Моннан тыш, «Россельхозбанк» җәмгыяте үсемлекчелек, ит һәм сөт юнәлешендә терлекчелек, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү өчен шәхси хуҗалыкларга сынау режимында 1 млн сумга кадәр кыска вакытлы (2–5 елга) инвестицияле кредитлар бирә башлады. Ләкин монда хуҗалык башлыгының үзмәшгуль булып теркәлүе бик мөһим бер шарт булып тора.

Ярдәм чаралары турында язганда, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы турында да әйтми калу дөрес булмас. Бу программа кысасында республика узган ел – 2,1 млрд, быел 1,8 млрд сум акча алды.

– Әлеге программа төрле юнәлешләрне колачлый: торак, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары төзү, инженер-торак инфраструктурасын булдыру. Бу – авыл территорияләре өчен бик зур ярдәм, – ди Рөстәм Гайнуллов.

Фермерларга – федераль грантлар

Эшләрен яңа гына башлаучы аграрийлар арасында иң популяр грант – «Агростартап». Ит һәм сөтчелек юнәлеше буенча эшләүче фермерлар мөгезле эре терлек үрчетү өчен – 5 млн сумга кадәр, ә калганнар 3 млн сумга кадәр грант алуда үзләрен сыный ала. Быел бу грантны 12 кеше алган. Акчаны бина салуга, җир кишәрлеге, махсус техника һәм җиһазлар сатып алуга тотарга мөмкин. Дуңгыз һәм кош-корттан кала, терлекләр алырга да рөхсәт ителә.

Авыл халкы «Гаилә фермаларын үстерү» грантында да актив катнаша. Бәйгедә җиңгән очракта, акчаны мөгезле эре терлек, кош-корт, балык, йорт куяны үрчетү һәм асрау, бакчачылыкны җәелдерүгә тотарга мөмкин. Мөгезле эре терлек үрчетү өчен грант суммасы бер хуҗалыкка 30 млн сумнан һәм чыгымнарның 60 процентыннан артык була алмый. Башка төр авыл хуҗалыгы хайваннарын үрчетү өчен бирелә торган иң зур сумма – 20 млн сум.

Авыл хуҗалыгы кооперативларына аның әгъзаларыннан продукция сатып алу чыгымнарын каплау өчен ярдәм дә бар. Быел бу максатларга Татарстанда 315 млн сум акча бүлеп бирелгән. Аның максаты – кооперативларга яңа әгъзалар җәлеп итү. Һәр яңа кеше өчен оешмага 100 мең сум бирәләр. Быелдан субсидиягә гаризаны кооперативлар гына түгел, ә халыктан сөт, ит (дуңгыз итеннән тыш) һәм яшелчә сатып алып эшкәрткән башка кешеләр дә тапшыра ала. Хәзерге вакытта республикада халыктан җыйган сөтне эшкәртүче 17 кооператив эшли.

Моннан тыш, федераль казнадан акча «Авыл хуҗалыгы кулланучылар коорперациясен үстерү» грантына да бүлеп бирелә. Быел әлеге бәйгедә республиканың ике кооперативы җиңеп чыкты.

Республика ярдәме

Быел республика бюджетыннан хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм йөзеннән 700 млн сумга якын акча тотылган. Ел саен иң яхшы фермер, шәхси хуҗалык, авыл советы һәм кооперативларны сайлыйлар. Җиңүче 100 мең сум акча белән бүләкләнә. Быел мондый уңыш 100 кешегә тәтеде. Иң төп шарт – мөгезле эре терлекләрнең баш санын киметмәү.

Шулай ук кооперативларга сөтчелек фермалары төзү өчен субсидияләр бирелә.

– Бу эштә Кукмара районының «Монокорм» һәм «Нәүрүз» хуҗалыкларына тиңнәр юк. Алар инде 244 сыерга 10 ферма төзеде. Мини-фермалар шәхси хуҗалыкларга арендага тапшырылды. Һәр фермага 3 млн сум күләмендә субсидия бирелде. Быел тагын шундый 17 мини-ферма төзү планлаштырыла, – диде Рөстәм Гайнуллов.

Быел эшләрен яңа гына башлаган кооперативларга ярдәм дә яңартылды. Әгәр 2018–2019 елларда грант күләме 5 млн сум белән чикләнсә, хәзер аны 10 млн сумга кадәр күтәрделәр.

Белеп тор!

Грант алу җиңел эш түгел, чөнки барлык шартларны, документларны да белгечләрдән, җитәкчеләрдән торган махсус комиссия карый. Кайберәүләр, әнә шул мәшәкатеннән куркып, гариза бирергә батырчылык итмәскә дә мөмкин. Тик күпләр Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагында «Компетенцияләр үзәге» учреждениесе эшләвен белми. Биредәге белгечләр документларны бушлай тутырырга ярдәм итә. Шулай ук фермерлар районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләренә, республиканың Фермер һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясенә һәм аның районнардагы филиалларына да мөрәҗәгать итә ала. Билгеле булганча, соңгы өч елда шәхси хуҗалыклар, субсидия алыр өчен, «Мои субсидии» сервисыннан да оста файдалана башлады. Тик әлегә бу сервис фермерлар өчен уңайлы түгел. Министрлык белгечләре киләчәктә алар өчен дә уңайлы булсын дип тырыша.

Сан

Быел Татарстанда хуҗалык итүнең кече формалары федераль казнадан – 575 млн сум, республика бюджетыннан 696 млн сум акча алачак.

Республикада 4 мең фермер хуҗалыгы, 474 мең шәхси хуҗалык һәм 336 авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Белгеч фикере

Минталип Минеханов, фермер:

– Мин дә, тагын күп кенә фермерлар да эшчәнлегебезне 2000 нче елларда башлап җибәрдек. Ул вакытта хөкүмәттән бернинди дә ярдәм юк иде. 2010 елдан субсидияләр, грантлар була башлады. Алар бик кирәк, әлбәттә. Башлангыч вакытта аеруча зур ярдәм ул. Мәсьәләне тулысынча хәл итмәсә дә, эш башлар өчен стимул булып тора. Адәм баласы инде бер башлагач ничек тә тырыша ул. Тик соңгы елларда вазгыять безгә уңайга түгел. Татарстан грантлары бизнес-план нигезендә бирелә. Ярдәм күләме дә яхшы, рәхмәттән башка сүз юк. Тик, кызганыч, теләгән бөтен кеше дә алып бетерә алмый. Быел без дә грант алу бәхетенә ирештек. Тик аның өчен бизнес-планнарны 2021, 2022 елларда төзедек. Ул вакытта бәяләр башка төрле иде. Кыска гына вакыт эчендә металлга да, ягулыкка да, төзелеш материалларына да бәяләр бик нык артты. Шуңа күрә бәяләр арту нигезендә ярдәм итү чараларын уйларга кирәк.

Минем үземә биш-алты капчык бәрәңге, берәр капчык кишер, чөгендер җитә. Калган барысы да халкыбызның табынына ризык булып бара. Ә фермерларга аның өчен бик тырышырга туры килә. Авырлыклары бар инде, әйтик, грантларны алу өчен дә хуҗалыкта бик белемле бухгалтер тотарга кирәк. Тик таш йөри-йөри шомара, диләр бит. Без дә хисләргә бирелмичә генә, башлаган эшебезне җиренә җиткереп эшләргә тиеш.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү