Казан эшмәкәрләр һәм үз эшен яңа гына ачучылар өчен иң уңайлы шәһәрләр рейтингында 7 нче баскычта урнашкан.
Исемлек Forbes журналы сайтында дөнья күргән. Аны төзүчеләр мәгълүматлары буенча, Татарстан башкаласы икътисадында кече һәм урта бизнесның өлеше 42,2% тәшкил итә. Шул ук вакытта республиканың иң зур 10 сәнәгать һәм энергетика компаниясе арасыннан дүртесе Казанда урнашкан. Болар – «Оргсинтез Казан», «Татэнерго», ТГК-16 һәм «Нәфис Косметикс».
Краснодар бизнес алып бару өчен уңайлы шәһәрләр унлыгында беренче урынга чыккан. Южно-Сахалинск – икенче, Төмән – өченче. Рейтингка Россиянең 30 шәһәре кертелгән.