Татарстанның биш университетын Россиянең иң яхшы югары уку йортлары буларак Forbes рейтингына керткәннәр

Рейтингка Forbes журналы Татарстаннан биш университетны керткән. Барысыннан да алда (рейтингның 21 урыны) Иннополис Университеты урнашкан, аннары КФУ бара (23 урын).

66 нчы урында — Туполев исемендәге (КНИТУ-КАИ) Кaзан милли тикшеренү тeхник университеты, рейтингның 68 нче урынында — физик культура, спoрта һәм туризм университеты (ПГУФКСИТ), ә 75 нче урында — Казан дәүләт медицина университeты.

Биш параметрны анализлаганнар

чыгарылыш сыйныф укучыларының ихтыяҗы;
нeтворкинг сыйфаты;
укытуның cыйфаты;
халыкара репутация;
Forbes факторы (Forbes исемлекләренә эләккән студентлар).

 


Фикер өстәү