ЮХИДИ штрафларын түләмәүче 832 кеше машинасыз калган

Татарстан суд приставлары ел башыннан бирле ЮХИДИ штрафларын түләмәүче 832 кешенең автомобиленә арест салган. Приставлар әйтүенчә, шәхси транспорттан мәхрүм калу куркынычы  ваемсыз йөртүчеләрне бик тиз акылга утыртырга ярдәм итә.

Әйтик, Чаллыда бер ир-ат Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре салган 16 штрафын түләмичә йөргән. Ә менә BMW Х4 машинасыннан мәхрүм ителү куркынычы яный башлауга, ягъни юл-патруль хезмәте инспекторлары суд приставлары белән бергә машинасына арест салуга, 8800 сум штрафын түләп куйган. Саран кеше ике тапкыр түли, дигәндәй, бурычын вакытында капламаган өчен әле тагын 7520 сум чыгарып бирергә туры килгән.

Суд приставлары идарәсе, мондый хәлдә калмас өчен, бурычны вакытында идарәнең рәсми сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша түләргә киңәш итә.


Фикер өстәү