Автобус һәм такси йөртүчеләрне тикшерәләр

ЮХИДИ инспекторлары Казанда автобус һәм такси йөртүчеләрне тикшерергә җыена. Рейдның максаты – җәмәгать транспортында пассажирлар йөртү кагыйдәләрен санга сукмауны булдырмау.

Шулай итеп, автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре автобуслар һәм җиңел таксида пассажирлар йөртү кагыйдәләрен үтәүне, транспортның документларын һәм төзеклеген тикшерәчәкләр. Рейд бүген 14.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә үткәрелә.

ЮХИДИ тагын бер кат искә төшерә: тормозы, руле яки “сцепление”се төзек булмаган транспортны идарә итү 500 сум күләмендә штраф салуга китерә. Бу очракта транспорт чарасы тоткарланып, махсус кую урынына җибәрелергә тиеш.

Тиешле документларсыз: “права”сыз, путевка, ОСАГО полисын булдырмаган килеш яки Юл хәрәкәте кагйдәләрен бозган өчен административ штрафын түләмәгән килеш автомобиль транспорты руленә утыручылар да игътибарсыз калмаячак.


Фикер өстәү