Татарстанда иң яхшы юл инспекторын ачыкладылар

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә «Юл-патруль хезмәтенең иң яхшы хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Ярышларның финалында республиканың 28 районыннан һәм шәһәреннән 34 юл-патруль хезмәте инспекторы катнашты. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләренең белемнәрен һәм корал куллану әзерлеген күрсәттеләр. Моннан тыш, бәйгедә катнашучыларга «Хокукый әзерлек», «Медицина әзерлеге», «Махсус оператив-техник чаралар», «Юл хәрәкәтен көйләү», «Физик әзерлек» этапларында да осталыкларын дәлилләргә туры килде.

Конкурста беренче урынны Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе ЮХИДИ бүлекчәсе юл-патруль хезмәте инспекторы Антон Максимов яулады. Икенче урынны Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторы полиция лейтенанты Никита Наумов алды. Өченче урында – Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ юл-патруль хезмәте бүлекчәсе өлкән инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Айрат Латыйпов.


Фикер өстәү