Җиңү көненә – кабинет

Киләсе елда Казанның сугыш ветераннары госпиталендә Гериатрия төбәк үзәге ачылачак. Өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырту өчен, районнарда тагын 9 кабинет сафка басачак. Белгечләр дә әзерлиләр. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетында сөйләштеләр.

– Геронтология һәм гериатрия хезмәте бездә 2018 елда эшли башлады. Шушы вакыт эчендә районнарда яшәүче өлкәннәр өчен махсус кабинетлар булдырылды. Башта алар ун гына иде. Хәзер инде 46га җитте. Хастаханәләрдә өлкәннәр өчен аерым 168 урын бар, – ди республиканың баш геронтологы, сугыш ветераннары госпиталенең баш табиб урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов. – Быел яше 60тан узган узган 1 мең 400 кеше сәламәтлеген ныгытты. Әлеге мөмкинлек “Өлкән буын” федераль проекты ярдәмендә барлыкка килде.

Белгечләрнең төп максаты – халыкның гомер озынлыгын арттыру. “Моңа өлкәннәргә вакытында медицина ярдәме күрсәтеп кенә ирешеп була”, – ди Рамил Мөхәммәтдинов. Әйтик, урын өстендәге хасталарга “Озак вакытлы ярдәм күрсәтү” программасы буенча “сиделка” хезмәте каралган. Авыруны күбрәк үз якыннары тәрбия кыла икән. Аларны исә дәүләт үз исәбеннән укытып та чыгара. Быел олыларны тәрбияләү буенча 234 кеше белем алган.

Өлкәннәрне күп очракта социаль хезмәткәрләр карый. Әби-бабайларның иң беренче булып хәлен белешүче дә – алар. Шуңа да утырышта социаль хезмәткәрләрне гериатрия серләренә өйрәтергә, дигән фикер дә яңгырады.

Болары – киләчәккә планнар. Әлегә кайбер районнарда урнашкан гериатария кабинетларына эләгә алмаучылар, бер районнан икенчесенә йөрүчеләр дә бар. Әйтик, Түбән Камада иртәнге җидедән тугызга кадәр генә кабул итәләр. Бер кешегә 50 минут бирелә икән. Димәк, ул көне ике кеше генә табибка күренә ала. Кукмарада да, Балтачта да әлегә бу кабинетлар юк. Кукмаралылар, табиб эзләп, Әтнәгә үк барырга тиеш икән. Ә менә балтачлыларга бәхет елмайган. Киләсе елда аларның үз сырхауханәләрендә махсус кабинет ачылачак. Әле ул гынамы, күп җирдә кабинеты булса да, ул заман таләпләренә туры килми, тиешле җиһазларсыз икән. Әнә шуңа районнарда “Иң яхшы кабинет” дигән бәйге дә оештырылган.

– Җиңүнең 70 еллыгына район хастаханәләрендә ветераннар өчен палаталар ясаган идек. Әйдәгез, бәйрәмгә кадәр гериатрия кабинетлары булдырыйк, аларны тәртипкә китерик, – ди Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова. Каршы килүче табылмады.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү