«ЮХИДИ инспекторы өч штрафым җыелганын әйтте»: ни өчен «Госуслуги» порталы аша штрафлар килми башлаган?

Машина йөртүчеләргә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша штрафлар турында мәгълүмат килми башлаган

Белми калдык, күрми калдык. Кагыйдә бозган йөртүчеләр әнә шулай дип зарлана. Соңгы арада машина йөртүчеләргә түләнмәгән штрафлары барлыгы турында Татарстан «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша хәбәр килми башлаган. Нәтиҗәдә кайберләре бурычлары турында юлда инспектор туктаткач кына аңыша.

Арча районында яшәүче Хәмит Галимов та моннан берничә көн элек кенә тизлек арттырган өчен түләнмәгән штрафлары барлыгын белгән. «Көн дә Казанга йөреп эшлим. Безнең юлда, үзегез беләсез, адым саен камера. Ашыкканда «эләккән» вакытлар да була. Элегрәк телефонга «Госуслуги»дан штраф барлыгы турында смс килә иде. 20 көн үткәнче дип аны шундук кереп түли идем. Соңгы ике айда бер дә андый хәбәр алганым булмады. Штрафларым юктыр дип үзем дә кереп тикшермәдем. Казанга барганда юлда ЮХИДИ инспекторы туктаткач кына өч штрафым җыелганын әйттеләр», – ди Хәмит Галимов.

Сораша торгач, андыйлар тагын бар булып чыкты. Күбесе моны Татарстан «Дәүләт хезмәтләре» порталына үзе кызыксынып кереп карагач кына белгән. Без аралашкан машина йөртүчеләрнең тагын берсе «Дәүләт хезмәтләре» порталында фәлән сум штрафы барлыгын күргән, ләкин кагыйдә бозуны теркәгән беркетмә-рәсемне ача алмаган. Мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, Татарстан «Дәүләт хезмәтләре» порталының контакт-үзәгенә шалтыраттык. «Сентябрьдә порталдагы һәр кулланучының шәхси битенә юл кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар барлыгы турында хәбәрләр җибәрү вакытлыча туктатылып торачак дигән смс җибәрдек. Бу хезмәтнең кайчанга кадәр туктатылуы билгесез. Моның ни сәбәпле шулай килеп чыгуын да әйтә алмыйбыз. Порталда штраф турында бөтен мәгълүматның ачылып бетмәве дә шуның белән бәйле. Калган сорауларны үзегезгә кирәкле ведомствога юллагыз», – диде андагы белгеч.

Бу хәлне Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсендә дә беләләр булып чыкты. Әмма алар әлеге мәсьәлә өчен җаваплы булмауларын искәртте. «ЮХИДИ идарәсе штраф карарларын электрон рәвештә «Россия почтасы»на юллый. Ул Россия «Дәүләт хезмәтләре» порталы белән берлектә аны кулланучыларның шәхси битенә җибәрә. Порталда шәхси бите булмаган кешеләргә ул карарлар конверттагы хат рәвешендә җибәрелә», – диделәр ЮХИДИ идарәсендә.

Татарстан Цифрлаштыру министрлыгының җавабы гына йөртүчеләрнең башын бутаган сорауларыбызга азмы-күпме ачыклык кертергә ярдәм итте. «Татарстан «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы штрафлар буенча сервис элегрәк Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе төбәк базасы аша эшли иде. Әлеге система штрафлар турында хәбәр һәм кагыйдә бозуны теркәгән фото дәлил җибәрә иде. Быелның җәендә Татарстан «Дәүләт хезмәтләре» порталында эшләүче системада тоткарлыклар килеп чыга башлады. Порталдан кулланучылар шәхси биттә түләнгән, элеккеге штрафларның гына күренүе, яңаларының соңарып кына пәйда булуыннан зарланды. Шуңа күрә Дәүләт автоинспекциясе төбәк системасын туктатырга карар кылды. Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәтләре сервисын федераль дәрәҗәдә үзәкләштерү юнәлешендә эш алып барыла. Штрафлар турында хәбәрләр җибәрүне ел азагына кадәр җайга салу планлаштырыла. Штрафның фото дәлилләренә килгәндә, монда фаразлар әллә ни шатландырырлык түгел. Әлегә без үзебезгә кирәкле федераль системага керә алмыйбыз», – диелә министрлык хәбәрендә.

Россия «Дәүләт хезмәтләре» порталының контакт үзәгендә исә порталдагы штраф беркетмәсе ачылмаган, фотосы күренмәгән кешеләргә җирле ЮХИДИ идарәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр. «Идарәгә онлайн рәвештә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моның өчен гибдд.рф сайтында «Мөрәҗәгатьләр кабул итү» дигән бүлеккә кереп, кирәкле форманы тутырыгыз. Штраф турында карар күчермәсен дә беркетергә онытмагыз. ЮХИДИ идарәсе берничә көннән хатыгызга җавап кайтарачак», – дип ышандырды портал белгече. Эт – эткә, эт – койрыкка, кыскасы. Бу очракта иң беренче чиратта машина йөртүчеләрнең үзләренә игътибарлы булырга гына кала. Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсендә дә, штраф турында хәбәр килгәнне көтеп ятмыйча, «Дәүләт хезмәтләре» порталына кереп, штрафларны даими рәвештә тикшереп торырга киңәш иттеләр.

Фикер

Владен Копвиллем, Россия автомобильчеләре федерациясе юристы:

– Яңа тәртипләр машина йөртүчеләр өчен бер дә отышлы түгел. Элегрәк кеше юл кагыйдәсен бозган өчен килгән штрафны 50 процент ташлама белән түли ала иде. Хәзер бу штраф турында вакытында белә дә алмый булып чыга. «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша смс-хәбәрләр килмәүдән дәүләт, киресенчә, ота. Штрафлар буенча икеләтә күбрәк акча җыеп булачак дигән сүз.

САН

Узган ел Россия халкына конверттагы хат рәвешендә 600 миллионлап белдерү хаты (штраф һәм пенялар турындагы хатларны да кертеп) җибәрелгән. Бу хатларның күп өлеше юл кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләргә юллана. Узган ел аларга шундый 122 миллион хат юлланган. Дәүләт бу максатта ел саен 22 миллиард сум акча сарыф итә.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү