Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы форумын үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Глобаль яшьләр форумын үткәрүдә республиканың тәҗрибәсе турында сөйләде. Форум яшьләр арасында милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту чарасы буларак оештырылды. Бу хакта Рәис Идел буе федераль округының яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча Советында сөйләде, дип хәбәр итә республика Рәисенең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Советта «Алдынгылар хәрәкәте» формалашуы, мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары системасы, «Мөһим темага сөйләшү» проекты һәм яшьләр сәясәтенең башка мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе эш сәфәре белән Пермьдә, аңа анда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров дәүләт башлыгы Владимир Путиннан Рәхмәт хаты тапшырды.


Фикер өстәү