«Омикрон» пневмонияне «дельта»га караганда ике-өч тапкыр тиз барлыкка китерә

Коронавирус инфекциясенең «омикрон» яңа штаммы «дельта»га караганда үпкәләргә ике-өч тапкыр тизрәк барып җитә. Галимнәрнең шундый нәтиҗәләре белән Екатеринбургта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) «Вектор» вирусология һәм биотехнология үзәге филиалы җитәкчесе Александр Семенов уртаклашты.

Белгеч аңлатканча, омикрон-штамм «дельта»га караганда үпкәләргә тизрәк барып җитә һәм пневмония китереп чыгара.

Мәсәлән, элек пневмония барлыкка килгәнгә кадәр 10-11 көн вакыт уза иде, бу хәтта ерак торак пунктларда яшәүчеләргә дә хастаханәләргә барып җитү мөмкинлеге бирде. «Омикрон» белән бу чор өч—биш көнгә кадәр кыскарган.

Әмма, Семенов фикеренчә, мутацияләр күп булуга карамастан, яңа штамм вакциналарның нәтиҗәлелеген нык үзгәртмәячәк. Хәзерге вакытта төгәл мәгълүматлар юк, бары препаратларның нәтиҗәлелек дәрәҗәсе күп дигәндә 40 процентка кимер дип фаразларга гына мөмкин. «Башка мәгълүматлар буенча, тагын да азрак кими», — диде галим.

Пандемия үсешенең киләчәк торышы кешеләрнең үзләреннән тора — ул тиз арада коронавируска каршы прививка ясатуга һәм куркынычсызлык чараларын үтәүгә бәйле, дип искәртте белгеч. Т


Фикер өстәү