Татарстанда кайсы табиблар җитмәве турында сөйләделәр

Татарстан районнарында тар белгечләр җитмәү проблемасы әле һаман да кала.

«Әгәр без амбулатор-поликлиника звеносын алабыз икән, бу барыннан да бигрәк ЛОР, психиатр, дерматовенерологлар кебек тар белгечләргә кагыла», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов.

Аның сүзләренчә, участок терапевтларына һәм педиатрларга ихтыяҗ булган районнар да бар. Әмма шул ук вакытта кайбер районнар кадрлар белән яхшы тәэмин ителгән.

«Стационар звенода кискен ихтыяҗ һәрвакыт булды, анестезиолог-реаниматолог, патологоанатомик хезмәттә бу проблема кала. Кайбер районнарда неонатолог, табиб-фтизиатр юк», — дип өстәде министр урынбасары.

Бүгенгә 1200гә якын табиб кирәк, шуларның 810ы республика поликлиникаларына таләп ителә.


Фикер өстәү