Татарстанда якутларның милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе Альбина Шадрина: “Икътисадта яңа мөмкинлекләр ачылачак”

Бүгенге чикләүләр – икътисадны үстерүдә бер этәргеч. Татарстанда якутларның милли-мәдәни оешма җитәкчесе Альбина Шадрина әнә шулай дип саный.

– Чит илдән кертү туктатылгач, товарларны тиз арада үзебездә җитештерергә туры киләчәк. Россиядә төрле фабрика-заводлар ачылачак. Бу инде яңа эш урыннары булдырылачак дигән сүз. Икътисады көчле булмаган төбәкләр дә бар. Санкция шартларында алар да җитештерү турында уйлый башлар. Машина төзелеше киңәячәк, бер ВАЗ гына түгел, башка заводлар ачылыр. Иң мөһиме – җитештерү. Көнбатыш металлны Россиядән сатып ала. Кызык, аннан башка машина төзелешен ничек алга җибәрерләр икән? Безнең металлдан башка бу эш башка сыймый. Германиядә бензин, газ бәяләре күпкә арткан. Анда яшәүчеләр шок хәлендә. Гади халык өчен бер дә файдалы түгел, сабырлыклары озакка җитмәс, – ди Альбина Шадрина.

Бүгенге вазгыятьтә бердәм булырга, провокацияләргә бирешмәскә киңәш итә ул.
– Махсус хәрби операция ахырына якынлаша дип уйлыйм. Барысы да кире торгызылыр. Алга таба яхшырак яшәргә омтылырбыз. Дөнья икътисады шартлары да үзгәрәчәк. Аны долларга түгел, юаньга бәйләрләр. Кытайлар – безнең элеккеге партнерлар, алар белән хезмәттәшлек ныгыр. Америка нәрсәгә өметләнәдер, белмим. Мондый үзгәрешләр яшьләр арасында да рухи кыйммәтләрне дә арттырачак. Кешеләргә тормышта яңа офыклар ачылыр, – ди Альбина Шадрина.


Фикер өстәү