Терапевт коронавирусның дельта-штаммыннан ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләде

Коронавирусның дельта-штамм дип атала торган яңа төреннән саклану өчен антитәнчекләрнең күп булуы кирәк. Бу хакта журналистларга вакцинация турында лекциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты һәм Республика клиник хастаханәсенең терапия клиникасы башлыгы Диана Габделганиев сөйләде. 

«Экспертлар, эпидемиологлар һәм вирусологлар фикеренчә (ә без моны авыруның характеры буенча күрәбез), дельта-штамм, вирус организмга эләккәннән соң күзәнәкләргә үтеп кермәсен өчен, югары антитәнчекләр йөкләнеше кирәк булуы белән аерылып тора», — дип аңлатты спикер.

Табиб Һиндстан штаммы («дельта» штаммы) Россиягә кергән инде, зарарлану очракларын Мәскәүдә теркиләр, диде.

Габделганиева аңлатканча, Covid-19 инфекциясенең әлеге мутациясенә каршы тору өчен кешенең антитәнчекләре күп булырга тиеш. Гадәтләнгән Ухань штаммы белән көрәшү өчен организмга тырышлык азрак кирәк иде.


Фикер өстәү