Иммунитетны ныгыту өчен иң әйбәт җиде эчемлекне атаганнар

Рецептлар белән уртаклашабыз.
Көз – салкын тиюләр чоры. Бу вакытта иммунитетны ничек тә ныгыту ягын карарга кирәк. Шуны истә тотып, “Челнинские известия” витаминлы эчемлекләр рецептларын тәкъдим иткән.

Иң элек витаминлы компот кайнатырга мөмкин. Кәстрүлгә бер үк күләмдә кипкән бөтнек, мелисса, иван-чәй, каштан чәчәкләре (барысы да даруханәдә сатыла) салабыз. Өстенә бер литр кайнаган су агызып, салмак кына утта бер-ике минут тотып алабыз. Ике сәгать төнәткәч, сөзәбез. Төнәтмәгә бераз бал өстәргә мөмкин.
Тагын бер файдалы эчемлек – ул да булса гөлҗимеш эчемлеге. 50 грамм җиләккә ярты литр күләмендә кайнап торган су салып, өч сәгать тотабыз. Ашаганнан соң берәр аш кашыгы эчеп куябыз. Чәйгә дә өстәргә мөмкин.

Үлән-җиләк төнәтмәсе өчен гөлҗимеш, балан, шалфей, мелиссаны бертигез күләмдә термоска салабыз. Өстенә кайнап торган су коеп, ярты сәгать тотабыз. Суынгач, сөзәбез. Бер стакан төнәтмәгә берничә тамчы сырганак мае өстәргә була. Көненә ике тапкыр эчәсе.

Чыршы энәләреннән дә иммунитетны ныгытырдай төнәтмә ясарга мөмкин. Төелгән өч кашык энәгә ярты литр су салабыз. Катнашманы салмак кына утта 15 минут чамасы (аннан озаграк түгел) пешереп алабыз. Бер сәгать тоткач, сөзәбез. Көненә берәр стакан эчәбез. Варенье яки шикәр комы өстәргә мөмкин.
Мүк җиләгеннән морс ясау өчен 500 грамм җиләкне яхшылап төябез. Шуннан җиләкне согы-ние белән кәстрүлгә салабыз. Ике литр су өстәп, кайнатып чыгарабыз. Төнәтмәне сөзеп, бал өстибез. Көненә ике тапкыр эчәбез.

Лимоннан ике төрле эчемлек әзерләргә мөмкин. Беренчесе өчен сырганак, лимон һәм бал кирәк. Дүрт аш кашыгы сырганакка бер литр кайнаган су салып, бер сәгать төнәтәбез. Сөзәбез. Эчемлеккә өч чәй кашыгы бал, бер-ике кисәк лимон салабыз. Көненә берәр стакан эчәбез.

Икенчесе. Дүрт грамм имбир тамырын, ярты лимонны кабыгы-ние белән ваклыйбыз. Өстенә ярты литр кайнар су агызабыз. Суынгач, өч чәй кашыгы бал өстибез. Чәйгә салып эчәбез.


Фикер өстәү