Казанда «Хатын-кызга хатын-кыз кирәк» Бөтенроссия форумы узды

30 октябрьдә Казанда «Нур» хатын-кызларның социаль инициативалар ассоциациясе «NURWOMAN» Бөтенроссия форумын үткәрде. Әлеге форум дүртенче мәртәбә оештырыла.

Форумның модераторы, «Нур» ассоциациясенә нигез салучы «Сандугач» хәйрия фонды президенты Айгөл Хәйруллина әлеге чара гүзәл затларны берләштерә дип әйтте.

— «Нур» ассоцияциясе, зур гаилә буларак, Казанда гына түгел, ә гомумән, бөтен дөнья буенча таралырга тиеш. Ул бренд булырга лаек, чөнки бу хатын-кызның үсешенә, аны бәхетле итәргә юнәлдерелгән бердәнбер мәйданчык, — диде ул.

Бүген ассоциация ике йөздән артыграк гүзәл затны берләштерә. Аларның яртысыннан күбрәге үз бизнесын нульдән башлаган. Форум оештыручылары китергән статистик мәгълүматка караганда, проект кысасында 150 иртәнге бизнес-очрашу оештырылган, 50 дән артык никахны саклап калырга ирешкәннәр һәм 1 меңнән артык төрле бүләкләр уйнатылган.

Күптән түгел ассоциация яңа үсеш баскычына чыгып, «NURWOMAN_WORLD» исеме астында онлайн рәвештә эш итә башлаган. Аның төп максаты — хатын-кызның үз-үзен тормышка ашыру һәм аның үсеше өчен мәйданчык булдыру.

«НУР» ассоциациясендә 22 катнашучы хатын-кыз арасында үз бизнесын үстерүгә грант тапшыру тантанасы да узды. Беренче урынны берьюлы ике гүзәл зат яулады: болар – как (пастила), файдалы кәнфит, җиләк-җимештән чипсы җитештерү белән шөгыльләнә торган Ландыш Гайнетдинова һәм тәм-томнар пешерүче Айзира Биктимерова. Аларга 50 мең сумлык грант бирелде.

Икенче урынны яулаган Диләрә Салиховага һәм Светлана Абдуллинага 25 мең сум акча бирделәр. Ә өченче урынга лаек булган катнашучыларга Айгөл Хәйруллинадан бер айлык бизнес дәрес алу мөмкинлеге тудырылды. Бу бүләк Гөлфия Сафина һәм Регина Ильясовага бирелде.

Диана Карпова


Фикер өстәү