Казанда “Хатын-кызга хатын-кыз кирәк” Бөтенроссия форумы узачак

“Нур” хатын-кызларның социаль инициативалар ассоциациясе 30 октябрьдә NURWOMAN Бөтенроссия форумын уздыра. Форум бу юлы “Хатын кызга хатын-кыз кирәк” шигаре астында узачак. Чарада ассоциациянең актив әгъзалары: әниләр, белгечләр, хатын-кыз-бизнесменнар катнашачак. Форумда йөзләрчә делегатның (шул исәптән Россия төбәкләреннән) катнашуы көтелә.

Татарстанның хатын-кызларын нәрсәләр кызыксындыра, алар нәрсәләр турында сөйләшә? Мәңгелек кыйммәтләр, үз-үзен үстерү, мәхәббәт һәм балалар турында. “Нур” – яшенә, милләте, дине һәм статусына бәйсез рәвештә, һәрбер хатын-кызны тиешенчә бәяләүче мәйданчык ул. Бүген ассоциация йөздән артыграк гүзәл затны берләштерә. Сентябрь аенда ул, яңа үсеш баскычына чыгып, хәзер Татарстанны гына түгел, бөтен Россиянең хатын-кызлары мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә.
Ассоциация әгъзалары республиканың социаль тормышында, хәйрия проектларында актив катнаша, гаилә кыйммәтләрен саклауга зур өлеш кертә һәм шул ук вакытта бизнес-идеяләрен актив төстә тормышка ашыра. Форумда катнашу – бүгенге Татарстанда конкрет туташ-ханымнарның эшчәнлеге, уңышлары белән танышу өчен тиңдәшсез мөмкинлек ул.

Чарада бизнесны үстерүгә ярдәм итүгә грант алу өчен өченче конкурска йомгак ясалачак. Бу юлы 3 җиңүче игълан ителәчәк. Аларга 100 мең сум, 50 мең сум һәм Айгөл Хәйруллинадан ике айлык бизнес-остазлык бүләк ителәчәк.

Форум программасы:
– ассоциация җитәкчеләре чыгышлары,
– Грант алу конкурсында җиңүчеләрне игълан итү,
– сәламәтлек, матурлык, гаилә кыйммәтләре, бизнес һәм үсеш темаларына чыгышлар,
– Ассоциация әгъзаларыннан маркет, нетворкинг,
– бүләкләр уйнату, мәдәни программа,
– Ассоциациянең яңа әгъзаларына сертификатлар тапшыру.


Фикер өстәү