Ике машина маңгайга-маңгай бәрелешкән: 15 яшьлек үсмер һәлак булган, 5 кешегә зыян килгән

Башкортстанда Уфа-Яңавыл юлында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Фаҗигадә 15 яшьлек үсмернең гомере өзелгән. Юл һәлакәте булган урынга Бирск районара прокуроры барган. Бу хакта “NewsBash” яза.

Фаҗига якшәмбе – 8 октябрьдә, кичке 8ләр тирәсендә килеп чыккан. Уфа-Яңавыл юлының 100нче чакрымында “ВАЗ-2110” һәм “Лада Калина” маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Республика Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, авариядә унбиш яшьлек үсмернең гомере өзелгән. Тагын 5 кеше: ике йөртүче һәм 3 пассажир хастаханәгә озатылган.
Фаҗига булган урынга Бирск районара прокуроры вәкиле А.Абдюшев барган.


Фикер өстәү