Миңнеханов Катар әмире белән хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кичә Катар әмире шәех Тамим бен Хамад ат-Тани белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов әмиргә Россия-Катар мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлеккә игътибар күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Шуның белән бергә, ТР Рәисе әлегә Катар һәм Татарстан арасында товар әйләнеше тыйнак булуын әйтте. Әмма Якын Көнчыгыш дәүләтенә озатылырга мөмкин продукциянең номенклатурасы шактый киң.

Әңгәмә барышында Катар әмире якын көннәрдә хезмәттәшлек перспективаларын өйрәнү өчен Татарстанга делегация җибәрәчәген искәртте.

Шәех Тамим бен Хамад ат-Тани билгеләп үткәнчә, киләчәктә KazanForum 2024 чарасында катнашу өчен эшкуарлар төркеме формалаштырылачак.

Моннан тыш, әмир Татарстан делегациясен киләсе елның маенда ил башкаласы – Дохада узачак икътисади саммитта катнашырга чакырды.

Рөстәм Миңнеханов моңа җавап итеп, хакимият, сәнәгать һәм бизнес органнары вәкилләреннән торган төркем оештырылып, Якын Көнчыгыш илендәге тәҗрибәне өйрәнү һәм эшлекле элемтәләрне җайга салу өчен Катарга җибәреләчәге хакында хәбәр итте.

 


Фикер өстәү