16 яшьлек үсмер, исерек хәлдә рульгә утырып, ике кеше үлеменә сәбәпче булган

5 октябрьгә каршы төндә Башкортстанның Әлшәй районында юл фаҗигасендә ике кешенең гомере өзелгән. “NewsBash” хәбәр иткәнчә, 16 яшьлек үсмер әнисеннән сорамыйча гына “Хёндэ Крета” машинасы ачкычын алып, дусларын утыртып йөрмәкче булган.

Ул, өч дустын утыртып, Стәрлетмак ягына таба җилдергән. Авариядә исән калган пассажир әйтүенчә, автомобильдә алар эчкәннәр. Юлда тәҗрибәсез йөртүченең машинасы кинәт кенә як-якка “боргалана” башлаган һәм юл кырыена “очкан”. Иномарка берничә тапкыр әйләнгән.

Алда утырган 13 яшьлек кыз шундук һәлак булган. 19 яшьлек тагын ике пассажир хастаханәгә озатылган. Әмма берсе реанимациядә җан биргән.

Машина руленә утырган үсмернең һәм һәлак булган 13 яшьлек кызның Әлшәй полиция бүлегендә учетта торганлыклары ачыкланган.

Килеп туган хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү үткәрелә.


Фикер өстәү