“Әнисеннән сорамыйча гына машина ачкычын алган” – юл фаҗигасенең нечкәлекләре билгеле

Башкортстанның Әлшәй районында 16 яшьлек үсмер юл фаҗигасе китереп чыгарган. Ул әнисеннән сорамыйча гына машина ачкычын алып, дусларын утыртып йөрергә киткән җиреннән бәлагә юлыккан. Бу хакта “Башинформ” Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Фаҗига узган төндә Стәрлетамак-Раевский автомобиль юлының 70нче чакрымында булган. “Hyundai Creta” рулендәге 16 яшьлек үсмернең машинасы, “чыгымчылап”, юл кырыена төшеп капланган. Автомобильдәге ике пассажир – 13 һәм 19 яшьлек үсмер малайлар һәлак булган.

Прокуратура юл фаҗигасе буенча тикшерү башлап җибәргән. Фаҗига булган урынга Әлшәй районы прокуроры Артур Әминев килгән.

“Прокуратура күзәтчелек чаралары барышында балигъ булмаганнарның күзәтүсез калуын кисәтү буенча закон үтәлешен тикшерәчәк, ата-ананың үз бурычларын ни дәрәҗәдә үтәвен бәяләячәк”, — диелгән прокуратура хәбәрендә.


Фикер өстәү