Газетага язылу

Кайбер хокук бозулар өчен штраф күләмен арттырырга җыеналар

Дәүләт Думасы бу атнада кайбер хокук бозулар өчен штраф күләмен арттыру турында закон проектын тикшерә башлаячак.

Палата Рәисе Вячеслав Володин «Макс» каналында билгеләп үткәнчә, хулиганлык, балаларга хәмер сату, тиешсез урыннарда тәмәке тарту, Кораллы Көчләрнең абруен төшерү кебек гамәл кылучыларга кырысрак чаралар күреләчәк.

 

Дума Рәисе әйтүенчә, статистика хәзерге вакытта хокукка каршы кайбер гамәлләр өчен күздә тотылган штрафларның кешене куркытмавын күрсәтә. Өстәвенә күпчелек очракларда аларның инде ун елдан артыграк вакыт дәвамында үзгәртелгәне юк. Шул сәбәпле кешеләр, иң элек балалар зыян күрергә мөмкин.

 

Володин сүзләренә караганда, Россия Административ хокук бозулар турында кодексның (КоАП) 29 статьясы буенча штрафларны үзгәртү күздә тотыла. Моннан тыш кабат хокук бозучыларга яңа җаваплылык чаралары кертелә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре