Татарлар уңышы. Россия башкаласында «Мәскәү – Татарстан күпере» форумы узды

Гадәттәгечә, татарлар Мәскәүдә уңыш серләре белән уртаклаша. Россия башкаласында сигезенче мәртәбә «Мәскәү Татарстан күпере» форумы узды. Ул, традиция буенча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, эштә, сәясәттә, сәнгатьтә һәм бүтән тармакларда танылган татарлар катнашында узды. Һәрберсе «уңыш сере» белән уртаклашты, аталарча үгетнәсыйхәт бирде.

Эшкә бирсәң чын күңел

Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, уңышка ирешү өчен, башкарган эшеңне яратырга кирәк, ди.

– Эшкә булган мәхәббәт – уңыш нигезе. Эшкә барасы килмичә барсагыз, сезне уңышсызлык көтәчәк, – диде ул үз чыгышында. – Хәзерге тормышта көндәшлек бик көчле. Көндәшлеккә каршы торырга, дәлилләр китерергә өйрәнегез.

Депутат еш кына үзеннән: «Республикам, Татарстандагы дусларым, остазларым, ата-бабам җире булмаса, уңышка ирешә алыр идемме?» – дип сорый икән. Җавабын да белә.

– Юк, уңышка ирешмәс идем. Мин профессиясез кеше бит. Минем дипломда да «фәнни коммунизм укытучысы» дип язылган. Шулай булгач, ничек мин, һөнәрем булмаган килеш, сезнең каршыда уңыш турында сөйләп торам? Җавап шул: безне Казан университетында бик яхшы укыттылар. Белем алырга, китап белән эшләргә өйрәттеләр.

«Миндә ага татар каны»

Форумга рэпер, продюсер Тимур Юнысов та чакырулы иде. Аны күбрәк Тимати буларак беләләр. Баксаң, аның да тамырлары татарларга бәйле икән.

– Татарлар – кызу канлы, үҗәт. Әтидән күчкән сыйфатлар миңа күп нәрсәдә булыша. Кайбер урыннарда комачау да итә, чөнки кирелек бар. Әтием гарәп һәм татар телен белә. Бабам – язучы. Мин Казанга, Татарстанга килергә һәрвакыт шат. Чакырыгыз! – дип чыгыш ясады ул.

Пар канат таяныч

Актер Камил Ларин исә яшьләрне ата-анасын онытмаска, туганлык җепләрен сакларга өндәде.

– Әти-әнисен оныткан, алар белән аралашмаган кешеләр… Алар инде яртылаш юк! Миңа әнием көн саен шалтырата. Алар безгә гомер биргән. Кеше булсын өчен, теләсә кайсы тармакта уңышка ирешсен өчен бирелгән ул гомер, – диде актер. – Тагын бер мөһим нәрсә – дуслар. Тирә-юнебездә кемнәр булуы бик мөһим. Аларны сайлый белергә кирәк. Дустың татар булса, тагын да шәп!

«Мин уңышлы өйләндем!»

Гадәттәгечә, форумны йомгаклап, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүз алды. Ул үз фикерләрен генә җиткереп калмады, форумга килүчеләрнең сорауларына да җавап бирде. Татарстан яшәү һәм эшләү өчен кызыксындырырлык җирме? Рәис өйләнүен уңышка саныймы? Ислам дөньясына йөз тотуыбыз ни өчен кирәк? Форумда катнашучылар шул сорауларга да җавап ишетте. Сүз уңаеннан, Рәискә дип 300ләп сорау килеп ирешкән булган икән.

– Кем кайда укырга тели, кеше моны үзе сайларга тиеш дип уйлыйм. Мәскәүдәме, Казандамы, Петербургтамы, Әлмәттәме… Яшьләр башка урыннарга күчәргә, укырга тиеш, билгеле, моннан башка үсеш юк. Мәсьәләнең башка ягы бар: сез кире кайтырга ни дәрәҗәдә әзер?. Бу безнең өчен дә сорау, чөнки безнең максат – лаеклы тормыш сыйфатын булдыру. Мәскәүдән яхшырак яшәү, әлбәттә, мөмкин түгел. Тик без моңа якынаерга тиеш. Сүз уңаеннан, узган елгы халык санын алу нәтиҗәләре Татарстанның башкалар өчен дә кызыклы булуын күрсәтә. Күп кенә төбәкләрдә халык саны кимегәндә, без 4 млн кешегә җиттек, – диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында. – Тагын 15 елдан, ә, бәлки, иртәрәк тә, бөтен хакимият яшьләр кулына күчәр. Без аларга нигез калдырырга тиеш.

Очрашуның өстенлеге җитдилектән азат булуындадыр. Рәис Рөстәм Миңнеханов шаяртуларга да саран булмады. Аннан: «Эшегездә һәм тормышыгызда нинди киңәш уңыш китерде?» – дип сорадылар. Ул исә, уенын-чынын кушып:

– Мин уңышлы өйләндем! Бу бик мөһим. Бик тә мөһим! – диде. Әлбәттә, аның бу җавабы алкышларга лаек иде.

Рәис республиканың мөселман дәүләтләре белән хезмәттәшлек итү өстенлекләре турында да сөйләде.

– Татарстанда халыкның күпчелеге ислам динен тота һәм без бу факторны өстенлегебез итәргә булдык. Шулай итеп без ислам дөньясы белән эшли башладык. Бу хезмәттәшлектә мөһим юнәлешләрнең берсе – ислам банкингы. Без бу сорауны берничә тапкыр күтәрдек, ләкин ул игътибарсыз калды. Әмма хәзер дөнья үзгәрде. Тагын бер мөһим юнәлеш – хәләл. Хәләл – ул әле ризык кына түгел, туризм да, мәгариф дә, медицина да. Ислам илләре тәҗрибә уртаклашырга әзер, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү