Татарстанда юлда барган машинага ут капкан

Йөртүчегә зыян килмәгән.

Кичә – 9 апрель көнне, иртәнге сәгать җидедә Чаллы шәһәрендә юлдан барган шәпкә иномаркага ут капкан. “Челнинские известия” язганча, бу хәл Муса Җәлил проспектында булган. Машинаның 2010 елда җитештерелгән Hyundai Elantra икәнлеге ачыкланган.

Машина йөртүче 42 яшьлек ир-ат утка каршы, шуннан узып барган кешеләр ярдәме белән, үзе генә көрәшмәкче булган. Әмма янгын сүндерүчеләр генә утны тулысынча “йөгәнләүгә” ирешкән.
Соңыннан ачыкланганча, машина ирнең хатыныныкы булып чыккан. Ул ышанычнамә буенча рульгә утырган. Янгынның башлангыч сәбәбе – транспорт чарасы механизмнарының төзексез булуы.


Фикер өстәү