М7 трассасында машина бәрдергән 10 яшьлек малай вафат булган

Җомга көнне 17 февральдә кичке 6 тирәсендә Чаллының Казан проспектында урнашкан 11 нче йорт каршында, 10 яшьлек баланы машина бәрдергән. Бу озын юл М7 федераль трассасына карый.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «Лада Веста» машинасын йөртүче 44 яшьлек ир тиешле булмаган урында юл аша чыккан баланы бәрдергән.

Бала клиник үлем кичергән, АМЯХ реанимациясенә китерелгән. Ләкин бүген төнлә 1:20дә үлгән, дип хәбәр итә «Челнинские известия».


Фикер өстәү