Татарстанда М7 трассасында автобус тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан хатын-кызны бәрдергән. Алынган җәрәхәтләрдән ханым урынында ук вафат булган, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
«Кичә 20.20 дә Мәскәү-Уфа автоюлының 897 нче чакрымында республиканың Теләче районында 51 яшьлек «Хайгер «автобусын йөртүче, тиешле тизлекне сайламаганлыктан , тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан 45 яшьлек хатын-кызны бәрдергән», — дип аныкладылар ЮХИДИдә.
Хатын алган җәрәхәтләрдән вафат булган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat